Быел федераль казнадан Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм өчен 1 млрд 171 млн сумга якын финанслар бүленә

2013 елның 2 июле, сишәмбе
Узган ел кулланылмый калган сумманы да исәпкә алганда, ярдәм күләме 1 млрд 605 млн сум тәшкил итәчәк. Узган ел кулланылмый калган акчаларны да исәпкә алганда, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрләргә субсидияләр рәвешендә федераль казнадан каралган ярдәм күләме быел 1 млрд 605 млн сум тәшкил итәчәк. Шуның 1 млрд 171 млн сумга якыны федераль бюджеттан быел бүленгән. “Бу ил күләмендә федераль казнадан каралган субсидияләр күләменең якынча 6 проценты дигән сүз. Бездән башка мондый зур суммада субсидия алучы төбәкләр булмады”, - ди ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Бу хакта ул бүген журналистларга ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чараларына багышланган матбугат очрашуында шулай ук ТР икътисад министры урынбасары-Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Министр ассызыклаганча, узган ел кулланылмый калган ярдәм суммасын да исәпкә алганда, быел федераль бюджеттан бүленгән акчаларның 613 млн сумы эшмәкәрләргә лизингка җиһазлар алу өчен тотылачак, 14 млн сумга якыны электр һәм җылылык челтәрләренә техник ялгану чыгымнарын компенсацияләүгә, 77 млн сумга якыны кече эшмәкәрлеккә инновацияләр кертү өчен, 6 млн сумы шәһәр-районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре төзүгә, 125 млн сум химия юнәлеше буенча төбәк инжиниринг үзәге төзелешенә, 263 млн сум лазер технологияләре юнәлешенә, 17 млн сум яшь эшмәкәрләргә ярдәм чараларына һ.б. юнәлешләргә биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International