2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының социапль-икътисадый үсеше фаразын булдыру буенча ведомствоара эш төркеме утырышы

2013 елның 2 июле, сишәмбе
2013 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева рәислегендә 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын төзү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Эш төркеме әгъзаларына өч елга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары күрсәтелде. Беренче тапкыр быел фараз “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше” махсус әзерләнгән мәгълүмат-аналитик системасы буенча төзелде. Система тәкъдим иткән инструментлардан файдалану, 2014 – 2016 елларда Татарстан Республикасы үсешенең төрле сценарияле шартларын исәпкә алып, кайбер үрнәп исәп-хисапларны башкарырга мөмкинлек бирде. Республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләренә системаның инструментарие һәм аннан файдалану мөмкинлекләре күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International