Динар Шакиров РФ субъектларында инвестиция климаты торышының Милли рейтингына багышланган парламент тыңлауларында катнашты

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Андрей Кутепов «РФ субъектларында инвестиция климаты торышының Милли рейтингы һәм төбәк икътисадлары үсешендә аның роле» темасына парламент тыңлаулары уздырды. Татарстан Республикасыннан утырышта төбәк икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашты.

Чарада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестиция сәясәте һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Кирилл Сергашев, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге башкарма вице-президенты Мария Глухова катнашты.

Сенатор ассызыклаганча, икътисадның төп өлеше буларак инвестицияләр һәрвакыт ФС Комитетының игътибар үзәгендә. «Март аенда без төбәкләрдә инвестмеханизмнарны практик куллануга анализ ясадык, иң яхшыларны ачыкладык. Тикшеренү нәтиҗәләре Хөкүмәткә, Президент Администрациясенә, эшкуарлар берләшмәләренә җибәрелде».

Динар Шакиров төбәк тарафыннан эшлекле климатны яхшырту, бизнес алып бару шартларын гадиләштерү һәм административ каршылыкларны бетерү өчен көн саен нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Республикада даими нигездә Эшлекле климатны яхшырту буенча ведомствоара проект офисы эшли, анда инвестицион җәлеп итүчәнлеккә җавап бирүче барлык юнәлешләр җитәкчеләре керә. Эшкуарлар белән үзара аралашу һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен, Проект офисы тарафыннан ел саен Милли рейтингның барлык юнәлешләре буенча «юл карталары» актуальләштерелә һәм раслана, илебез субъектларының иң яхшы нәтиҗәләренә нигезләнгән максатчан күрсәткечләр билгеләнә.

Динар Шакиров Татарстан республикада башка төбәкләрнең иң яхшы практикаларын адаптацияләү өстендә эшли һәм үзе дә идарә итү карарлары һәм практикалар доноры булып тора, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) вәкилләре парламент тыңлауларында төбәкнең илнең башка субъектлары өчен дә әһәмиятле ике практикасын – бизнесның ярдәм чараларына үтемлелеген гадиләштерү өчен ФАСТТРЕК.РФ сервисын һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсын билгеләп үттеләр.

Парламент тыңлауларында катнашучылар шулай ук рейтингның объективлыгы, аны төзү методикасы, ил регионнарына инвестицияләр җәлеп итү өчен рейтингның гамәли әһәмияте һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы бертөрле шартлар булдыру турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International