Татарстанның 150 меңнән артык предприятиесе 22,5 млрд сумга иминият кертемнәрен кичектерде

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Бу атнада Татарстанның 150 меңнән артык предприятиесе һәм оешмасы, шул исәптән 80 мең шәхси эшкукарга икенче квартал өчен иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору тәкъдим ителде. Бу хакта Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Түләүләрне бер елга кичектерү салым хезмәте тарафыннан автомат рәвештә башкарылды. Киләсе елга күчерелгән кертемнәрнең гомуми суммасы 22,5 млрд сум тәшкил итте.

«Кичектерүгә эләгә торган, әмма инде кертемнәрне түләгән предприятиеләр һәм оешмалар өчен әлеге суммалар киләчәк түләүләр хисабына исәпкә алынырга мөмкин», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, 3 нче кварталда республиканың 61 мең предприятиесе өчен 16,4 млрд сум күләмендә иминият кертемнәрен кичектереп тору каралган.

Иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору – санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итүдә федераль чараларның берсе.

Янга калган акчаларны предприятиеләр җитештерү процессларын, логистик чылбырларны яңадан көйләүгә һәм өзлексез эшчәнлекне тәэмин итү өчен кирәкле башка чыгымнарга юнәлдерә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International