Татарстан Республикасында социаль эшкуарлар өчен бушлай укыту семинарлары сериясе старт ала. Уку нәтиҗәләре буенча, социаль предприятиеләр 500 мең сумга кадәр түләүсез грант ярдәме алуга гариза формалаштырырга өйрәнәчәкләр һәм үзләре дәгъва итә алачак релевант дәүләт ярдәме программаларын билгеләячәк.
20 майдан 23 июньгә кадәр Татарстанның 9 шәһәрендә «Социаль предприятие булу, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге» темасына офлайн-семинарлар узачак. Беренче түгәрәк өстәл 20 майда Түбән Кама шәһәрендә узачак. Алга таба семинарлар Яшел Үзән, Әлмәт, Баулы, Чистай, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узачак.
Модератор сыйфатында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Антон Дыганов чыгыш ясаячак.
Спикерлар социаль эшкуарларга максатчан ярдәм алу өчен реестрга ничек керергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Семинарда шулай ук тыңлаучылар социаль юнәлешле бизнес өчен мөмкин булган ярдәм чаралары турында беләчәкләр һәм социаль предприятиеләр исемлегенә керү регламентын өйрәнәчәкләр. Семинарлар программасы темалары:
- «Социаль эшмәкәрлек» нәрсә ул;
- Социаль предприятие дип кем танылырга мөмкин;
- «Социаль предприятие» статусын алу процедурасы;
- Социаль предприятиеләргә ярдәм итү чаралары;
- ТР да социаль эшкуарлык мисаллары.
Семинарларда социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, социаль предприятиеләр реестрына кермәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм социаль эшкуарлык өлкәсендә проектны гамәлгә ашырырга теләгән физик затлар катнаша ала.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фондының «Минем Бизнес» төбәк үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Теркәлү өчен сылтама:https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/tatarstan/101/
Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: + 7-904-670-62-81, Шумейко Виктория