Татарстан үзмәшгульләре махсуслаштырылган ярминкәләрдә 800 мең сумнан артык акча эшләгән

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бөтен республикадан үзмәшгульләр төбәкнең өч шәһәрендә узган яңа ел ярминкәләрендә үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иткәннәр. Ярминкәләрне күпчелек сатып алучылар бәйрәм бүләкләре сыйфатында товарлар сатып алган.

Татарстан теркәлгән үзмәшгульләр саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Аларның продукциясен сату һәм салым режимын популярлаштыруга ярдәм итү өчен республикада даими рәвештә махсуслаштырылган ярминкәләр уздырыла.

Яңа ел ярминкәләре 10 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Чаллыда, Баулы һәм Түбән Камада уздырылды. Үз эшләнмәләрен һәм продукцияләрен төбәкнең 130 якын үзмәшгуле тәкъдим иткән – алар махсус салым режимын кулланучы тәҗрибәле һәм эш башлап җибәрүче эшкуарлар, Түбән Кама, Чаллы, Казан, Алабуга, Алексеевск һәм Лениногорск шәһәрләрендә яшәүче кешеләр. Ярминкәләр үз продукциясе турында сөйләү генә түгел, яңа клиентлар һәм партнерлар табу өчен дә мөмкинлекләр бирә.

Чарага килүчеләр бәйрәмгә кул эше  – кайнатма, өй сыры, как, тәм-томнар һәм крафт сувенирлары – бизәнү әйберләре, уенчыклар, бәйләнгән, таш һәм агач эшләнмәләр, шәмнәр сатып алганнар. 10 көн эчендә Яңа ел ярминкәләрендә катнашучылар бергәләшеп 800 мең сумнан артык акча эшләгәннәр. 

Махсуслаштырылган ярминкәләрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә, үзмәшгульлек институтын үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук бизнесны таныту һәм продукцияне сату өчен өстәмә мәйданчыклар бирү мәсьәләсен дә хәл итү өчен, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International