Республика тәэмин итүчеләре Белоруссиянең иң эре авыл хуҗалыгы машиналары төзү заводлары белән багланышлар биржасында катнаша ала. Очрашу 12 мартта 11:00 дән 13:00 гә кадәр онлайн-форматта узачак.
Татарстан җитештерүчеләре үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итә, шулай ук җитештерү кооперациясе өлкәсендә авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерүче эре компанияләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыша алачак.
В2В-сөйләшүләрдә “МТЗ” АҖ (Минск трактор заводы), “Гомсельмаш” ААҖ, “АМКОДОР” ААҖ, “Бобруйскагромаш” ААҖ һәм “Лидсельмаш” ААҖ катнашырга планлаштыралар.
Чарага теркәлү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://www.belarp.by/ru/importozamesc/belleg11) 11 мартка кадәр.
B2B-очрашуларда катнашуның барлык мәсьәләләре буенча КУЭ Корпорациясенә электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: info@corpmsp.ru.
Чараны КУЭ Корпорациясе һәм эшмәкәрләргә финанс ярдәменең Белоруссия фонды оештыра.
Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.