Татарстан бизнесы коллектив стенд составында “China Food and Drinks Fair 2026” халыкара күргәзмәсендә катнашырга мөмкин.
Күргәзмә 2026 елның 26-28 мартында Чэнду шәһәрендә (Кытай) уза.
China Food and Drinks Fair - Кытайның иң эре азык-төлек сәнәгате мәйданчыгы, тармакның төп трендлары формалашу урыны. Күргәзмә традицион продуктлардан һәм эчемлекләрдән алып җитештерү технологияләренә, төргәкләргә һәм ингредиентларга кадәр бөтен чылбырны колачлый.
Масштаблы экспозиция бөтен дөньядан җитештерүчеләр, дистрибьюторлар һәм ритейлерлар өчен дөнья яңалыкларын тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге, алар катнашканда, республика эшмәкәрләренең түбәндәге чыгымнарын финанслый:
- Күргәзмә мәйданын арендалау, өстәмә җиһазларны арендалау
- Стенд төзү;
- Теркәү кертемнәрен түләү;
- Презентация материалларын һәм/яки коммерцияле тәкъдимне чит телгә тәрҗемә итү;
- Күргәзмә уздырыла торган шәһәрдә трансфер:
- Тәрҗемәче хезмәтләре.
Эшмәкәрләр очыш, яшәү һәм туклану, катнашучыларны виза белән тәэмин итү (кирәк булганда), шулай ук күргәзмә үрнәкләрен китерү өчен мөстәкыйль түлиләр.
Күргәзмәдә катнашуга гаризалар 2026 елның 4 мартына кадәр сылтамалар буенча ике платформа аша кабул ителә:
МСП. РФ (https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/filter/);
“Минем экспорт” (https://myexport.exportcenter.ru/).
Экспортка юнәлтелгән эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләр турында телефон аша “ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәгендә белергә мөмкин 8(987)270 `-06 `-91 (Telegram).
Email: tatexport@yandex.ru
Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.