Быел Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкка этәргеч ясау өчен регионның Икътисад министрлыгы социаль юнәлешле бизнеска грант ярдәме программасын эшләтеп җибәрде. Республиканың 23 эшкуары, конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 500 мең сумга кадәр күләмдә түләүсез субсидияләр алачак.
Ел дәвамында ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларны социаль предприятиеләр дип тану буенча эш алып барды. Ведомствоара комиссия әгъзалары «социаль предприятие» статусын бирделәр һәм республиканың 23 муниципаль берәмлегеннән 117 КУЭ субъектын шундый предприятиеләр исемлегенә керттеләр.
«Социаль предприятие» статусын социаль якланмаган (зәгыйфь) гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүче, шулай ук әлеге категория гражданнар өчен билгеләнгән товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарлар алды.
Сайлап алуның тагын бер таләбе булып иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итә торган эшчәнлек алып бару тора, мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү, балалар ялын оештыру һәм аларны савыктыру буенча хезмәт күрсәтү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм башкалар.
Шулай ук 2021 елның августында Казан (Идел буе) федераль университеты базасында Икътисад министрлыгы тарафыннан «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» квалификация күтәрү программасы буенча махсус укыту оештырылды, әлеге укуларны 78 социаль предприятие вәкиле узды.
Белем бирү нәтиҗәләре буенча социаль предприятиеләр, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» региональ проекты буенча 500 мең сумга кадәр түләүсез грант ярдәменә гариза бирү мөмкинлеген алды.
Кече һәм урта эшкуарлыкның инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру, картлар, балалар үсеше үзәкләрен, гражданнарны тернәкләндерү үзәкләрен оештыру проектларын гамәлгә ашыручы 23 субъекты 9 млн сумнан артык суммага грант алачак.
Грантларны эшкуарлар проектларны гамәлгә ашыру өчен торак булмаган биналарны арендага һәм ремонтлауга; оештыру техникасын арендалау һәм сатып алу; инженерлык инфраструктурасы объектларына технологик тоташтыру; коммуналь хезмәтләр өчен түләү; интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен рәсмиләштерү һәм башка юнәлешләр өчен юнәлдерә алачак.