Рөстәм Сибгатуллин: Закон чыгару инициативасы һәм сәнәгать паркларына ярдәм итү чаралары авыллардагы эш урыннарын 7 мең берәмлеккә арттырачак

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында традицион матбугат конференциясендә кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү өлкәсендәге законнар үтәлеше турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин җавап бирде.

«Республикада кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерүне законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре теге яки бу ракурста, я закон инициативасы, я хокук куллануны анализлау буларак, утырышларының һәркайсында карала», – дип билгеләде Лотфулла Шәфигуллин, матбугат конференциясен ачып.

Профильле комитет башлыгы сүзләренчә, икътисадның үсеше күбесенчә кече һәм урта бизнесның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. «Нәкъ менә кече һәм урта предприятиеләр базар конъюнктурасының үзгәрүенә оператив җавап бирергә һәм товар базарларында көндәшлек мохитен формалаштырырга сәләтле, – диде ул, – бүген икътисадның чирегеннән артыгын кече һәм урта бизнес алып тора. Татарстанда бу өлкәдә 750 меңнән артык кеше эшли, бу республика икътисадында эшләүчеләрнең өчтән берен тәшкил итә».

«Быел эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 1,2 млрд. сум акча каралган, ә Икътисад министрлыгы буйсынуындагы структуралардан (Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды) капитал кертелүен дә исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд. сум тәшкил итәчәк, – дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин, – ярдәм чараларының финанс программаларыннан тыш, ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында да тормышка ашырыла, ул бизнес үсешенең 3 стадиясе буенча формалашкан - үзмәшгульләр, яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуарлар».

Республика муниципалитетларында сәнәгать паркларының эш темасына күчеп, Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта сәнәгать парклары территориясендә 1500 резидент теркәлгән һәм эшли, 39 меңнән артык эш урыны булдырылган. «Хәзер объектларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән шөгыльләнергә вакыт җитте, – дип саный профильле комитет башлыгы, – сәнәгать мәйданчыкларының һәм паркларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга кирәк, шул исәптән салым преференцияләре бирү, яңа ярдәм чаралары кертү, идарә системасын камилләштерү исәбенә дә».

Лотфулла Шәфигуллин сүзләренә караганда, тулаем алганда, бизнес өчен сәнәгать паркларына ихтыяҗ бар, әмма алар арасында йөкләнеше 70%  артмаганнары да бар. Әлеге проблеманы хәл итү өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын түләүдән һәм оешмалар мөлкәтенә салымны түләүдән азат итүгә юнәлдерелгән закон инициативалары гамәлгә ашырылды.

Хәзерге вакытта, икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, сәнәгать мәйданчыкларына ревизия алып барыла. Алар эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен берничә салым ташламасы кертелгән. Ташламалар паркларга Икътисад министрлыгы белән тиешле килешүгә кул кую шарты белән бирелә. Килешү кысаларында мәйданчыкларга куела торган төп таләпләр – инвестицияләр җәлеп итү һәм өстәмә эш урыннары булдыру. «Бүгенге көнгә имзаланган килешүләр саны – 80, якын арада бу санны 150 җиткерү көтелә, бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк», – дип хәбәр итте Рөстәм Сибгатуллин.

Эшкуарлар салым декларацияләрен тутыра башлагач, киләсе ел башында алынган ярдәм чараларының нәтиҗәсен бәяли алачак. Салым ташламалары бирү турында законнар кабул ителгәннән соң, 16 сәнәгать паркында яңа 60 резидент үз эшен башлап җибәргән.

«Закон нигезендә кабул ителгән инициативалар, авыл районнарындагы сәнәгать парклары өчен дәүләт ярдәме чаралары аларның зур шәһәрләрдәге сәнәгать парклары белән конкурентлык өстенлекләрен арттырырга һәм без омтылган 70%лы күрсәткечкә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, бу авылда эш урыннарын 7 мең берәмлек тирәсе арттырачак», – дип нәтиҗә ясады Сибгатуллин.

Салым салуның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү, спикерлар билгеләп үткәнчә, шулай ук эшкуарларга салым йөкләнешен сизелерлек киметкән. «Закон бизнес вәкилләрен, Сәүдә-сәнәгать палатасын, депутатларны һәм экспертларны җәлеп итеп тикшерелде, – дип искәртте Марат Галиев, – ЕНВД гамәлдә булган чорда патентны анда-санда гына кулланалар иде. Әмма без, бизнес кысрыкланмасын өчен, эшкуарлар тарафыннан элек түләнә торган ЕНВД күләме белән чагыштырып булырлык итеп, эшчәнлекнең һәр төре буенча салымны исәпли алдык».

Салым салуның патент системасы, икътисад министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, тулаем алганда, эшкуарлар өчен кертелгән керемгә салым 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылганга альтернатив алмаш була алган. Узган елның декабрендә һәм май аенда салым салуның патент системасын кертү турындагы республика законына кертелгән үзгәрешләр салым салуның ташламалы системасын кулланганда (82 дән 90 ка кадәр) эшчәнлек төрләре исемлеген шактый арттырган. Моннан тыш, авыл җирлекләре өчен салым йөкләнешенең 40%ка кимүе дә билгеләнгән.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда салым салуның патент системасын 3,6 мең эшкуар гына кулланган булса, хәзерге вакытта – 22,5 меңнән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International