Татарстан бизнесы ФОТ 3.0 программасы буенча 3,9 млрд сумнан артык суммага гариза биргән

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының 1 177 кече һәм урта предприятиесе банкларга ФОТ 3.0 федераль программасы буенча банкларга ташламалы финанс сорап мөрәҗәгать иткән. 3%лы кредит алу өчен гаризалар суммасы 3,9 млрд сумнан артып китә.

Исегезгә төшерәбез, ташламалы кредит бирү буенча федераль программасы ковид буенча яңа чикләүләргә җавап итеп, 1 ноябрьдән яңартып җибәрелде. Программа зыян күргән тармаклардагы бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның шартлары буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 3%лы түбән ставка буенча кредит алу өчен штат исәбен 90% дәрәҗәсендә саклап калырга тиеш. Программа гамәлдә булган ике атнада Татарстан эшкуарларыннан 3,9 млрд сумлык гариза алынган, 325 млн.сумлык 216 кредит бирелгән.

Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. Кредит күләме 1 (бер) МРОТ күләмендә бер хезмәткәр өчен, 12 айга тапкырлап исәпләнә. Кредит бирү срогы 18 ай тәшкил итә, моңа процентлар түләү буенча кичектереп түләү вакыты да һәм кредит җисемен түләү буенча грейс-чор дип атала торган 6 айлык срок та кертелгән, ул тәмамланганнан соң кредитны түләү чоры 12 ай тәшкил итәчәк.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, ФОТ 3.0 буенча ташламалы шартлардан файдалану өчен кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләр санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарт. Әгәр дә предприятие хезмәткәрләр санын саклап калу шартын боза икән, ул автомат рәвештә программадан чыгарыла һәм тулы базар ставкасы буенча түли башлый, ул еллык 10% дәрәҗәсендә булачак. ФОТ 3.0 программасына эшчәнлекнең 17 төре кертелгән – болар эшкуарлар һәм СЮ КО – моңа кадәр гамәлдә булган шундый ук программаларда катнашучылар һәм 2020 елның 1 июленнән соң оештырылган КУЭ субъектлары.

Программага Татарстан Республикасындагы 15 банк кушылган: «Сбербанк» ГАҖ, АК БАРС БАНК ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «АБ» РОССИЯ» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «ФК Открытие» ГАҖ, КБЭР «Банк Казани» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, Банк ГПБ (АҖ),  «АЛЬФА-БАНК» АҖ, РОСБАНК ГАҖ һәм «Энергобанк» АКБ. Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия банкы аккредитацияләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International