Эш көне булмаган көннәрдә грантлар алу өчен Татарстанның 12,8 меңнән артык предприятиесе гариза биргән

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, дәүләттән бушлай грант ярдәме алуга 12 859 предприятиедән гариза алынган.

Пандемия аркасында зыян күргән тармаклардан эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль программа 1 ноябрьдә старт алды. Ярдәм алучылар – КУЭ һәм СЮКО субъектлары, барлыгы 21 эшчәнлек төре – Татарстанда 25 меңнән артык предприятие. 15 ноябрьгә 12 859 гариза алынган, заявкаларның гомуми исәбендә 8 235 эшкуар гомуми 711,8 млн. сум тирәсе акча алган инде.

Түләүсез ярдәм бизнеска хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта грант суммасы хезмәткәрләр санына карап, эшкуарның үзен дә кертеп, һәр хезмәткәргә 1 МРОТ күләмендә билгеләнә. Бизнес шулай ук алынган грантлардан кергән салымнарны түләүдән дә азат ителә, әгәр эшкуар грантны хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә юнәлдерсә, аңа НДФЛ һәм грант суммасына иминият кертемнәре түләргә туры килмәячәк. 

Компанияләр түләүсез грантларга дистанцион рәвештә гариза бирә ала. Аларны Федераль салым хезмәте 15 декабрьгә кадәр кабул итә һәм эшкәртә. Салым хезмәте мәгълүматлары буенча, предприятиеләргә грантлар бирүдән баш та тартырга мөмкиннәр, моның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

- салымнар буенча бурычлар булуы;

- «Иминият кертемнәре буенча исәп-хисап» дигән хисаплылыкның тапшырылмавы;

- ОКВЭД программасы шартларына туры килмәве;

- акча күчерү өчен счетның дөрес күрсәтелмәве.

Шул ук вакытта, салым бурычы түләнсә, хисаплылык тапшырылса һәм исәп-хисап счеты дөрес күрсәтелсә, КУЭ субъекты грант алуга гариза бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International