19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында эшкуарларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Онлайн-киңәшмә узды. Утырыш кысасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов бизнеска ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Очрашу барышында шулай ук проблемалы мәсьәләләр дә каралды, чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр тыңланды.
Чара бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән нәтиҗәле диалог форматында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Рәфыйкъ Шәйхетдинов, төрле тармаклардан оешмалар җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты.
Үз чыгышында Эмиль Хисмәтов чикләү чаралары чорында бизнеска һәм СЮКО оешмаларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары турында җентекләп сөйләде. Ул искәртеп узганча, эшкуарлар өчен бер МРОТ күләмендә грантлар каралган, 3% белән ФОТ 3.0 программасы буенча ташламалы кредит бирелә. Татарстанда шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен берничә чара кабул ителде. ТР Президенты йөкләмәсе буенча, 1 ноябрьдән эшкуарлар еллык 1% күләмендә микрозаем, «2021 ярдәм» гарантияле поручительлеген алу, элек бирелгән кредитларны реструктурлаштыру мөмкинлегенә ия.
Онлайн-конференция барышында Татарстанның бизнес вәкилләреннән 30дан артык сорау алынды, алар буенча Эмиль Хисмәтов тәфсилле аңлатмалар бирде. Ул гамәлдәге һәм өстәмә ярдәм программалары буенча ярдәм алу шартлары һәм сроклары турында сөйләде. Эшкуарлар кызыксындырган барлык темалар буенча квалификацияле җаваплар алды.
Фикер алышуда шулай ук Татарстан рестораторлары да катнашты. Утырыш барышында Галина Шәрәфетдинова, пандемия чорында эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, чикләүләр кертү нәтиҗәсендә зыян күргән предприятиеләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Мөнир Гафиятуллин кече һәм урта бизнес өчен ярдәм чараларын киңәйтергә тәкъдим итте – коммуналь түләүләр буенча түләүне кичектерү, күзәтчелек һәм салым органнарын тикшерүләрен гамәлдән чыгарырга кирәк, дип җиткерде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Эмиль Хисмәтов киңәшмәне оештыручыларга үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдерде һәм алынган мәгълүмат һәм ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр ТР Икътисад министрлыгында өйрәнеләчәк, дип белдерде.