Татарстан Республикасы Президенты КУЭ корпорациясе генераль директоры белән бизнеска ярдәм итү турында фикер алышты

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) генераль директоры Александр Исаевич белән бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узды.
 
Казан Кремлендә узган эшлекле очрашуда эшкуарлыкка ярдәм итү, төбәктә һәм илдә бизнесны нәтиҗәле алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру, санлы сервисларны үстерү, шулай ук башка тармак мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
 
Аерым алганда, әңгәмә вакытында Александр Исаевич кече һәм урта бизнеска кредит бирүнең «зонтичное» поручительлеге бирү кебек яңа механизмын тәкъдим итү мәсьәләсен дә кузгатты. Исегезгә төшерәбез, әлеге механизмны эшләү һәм гамәлгә кертү КУЭ корпорациясе тарафыннан Россиянең сынала торган төбәкләре белән бергә гамәлгә ашырылган, алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
 
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, кече бизнес компанияләре КУЭ корпорациясенең «зонтичное» поручительлекләре хисабына өстәмә рәвештә 2,4 млрд.сумнан артык заем капиталы җәлеп итә алган. Кредитның уртача күләме якынча 17 млн.сум тәшкил иткән.
 
Тиешле ярдәм чарасы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелгән. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International