Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясенең комитлары утырышында катнашты
2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Россия инновацион регионнары ассоциациясенең (АИРР) комитетлары утырышын бүген Томскта АИРР Советы рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. INNOVUS XV Томск инновация форумы-2013 кысаларында узган утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Виктор Толоконский, Томск өлкәсенең Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская, АИРР башкарма директоры Иван Бортник катнаштылар.
АИРР закон чыгару буенча комитет җитәкчесе, Томск өлкәсенең Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская үз чыгышында комитетлар составына регионнарның закон чыгару оешмаларының вәкилләрен кертергә тәкъим итте.