ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Заявкалар Мәскәү вакыты белән 2017 елның 10 ноябреннән иртәнге 10:00 сәгатьтән 2017 елның 25 декабренең иртәнге 10:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция булдыруны яисә җитештерүне җәелдерергә планлаштыручы кече инновация предприятиеләренә бюджетка карамаган акча белән 100% дәрәҗәсендә өстәмә финанслану шарты белән 15 миллион сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.

 

Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарында проект эшчәнлеген оештыру кысаларында 10-11 ноябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты тарафыннан, РАНХиГС Проект менеджменты үзәге белән берлектә, "Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында өстенлекле проектларны тормышка ашыру һәм проектлар белән идарә итүне үстерү" эксперт семинары үткәрелә.

"Төбәкнең башкарма хакимият органнарында проектлар белән идарә итүне үстерү" панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Семинар кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру өчен алты "пилот" төбәге арасыннан берсе буларак сайлап алынган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Комиссия утырышында "Техника-Агро" ҖЧҖнең "Авыл хуҗалыгы тагылма техникасын җитештерүне оештыру" инвестиция проектын тормышка ашыру буенча заявкасы хупланды.

Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "Техника-Агро" компаниясе арасында социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында Килешү төзеләчәк.  Килешү төзелгәннән соң Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Техника-Агро" ҖЧҖ Россиянең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләре резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат юллаячак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) турында" федераль закон проектын хуплады.

Тулаем алганда, федераль закон проекты дәүләти һәм муниципаль контрольлек өлкәсен, аның нәтиҗәлелеген һәм файдалылыгын артыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән, комплекслы рәвештә системалы үзгәртеп коруга юнәлдерелгән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

– контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата гамәлдәге куркыныч-юнәлеш алган институт алымын үстерү;

– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздырганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын гарантияләүдә җәелдерелгән система куллану;

– федераль, төбәк контроль (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль төрләренең тулы исемлеген беркетү.

2017 елның 30 октябрендәге 308-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 27 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм аларга турыдан-туры бәйле булган бүтән мөнәсәбәтләрне җайга салуның аерым мәсьәләләре буенча СССР һәм РСФСР башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләрне тикшерү буенча билгеләнгән тыюны гамәлдән чыгаруны күздә тота.

Элегрәк 2016 елның 3 июлендәге 277-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга СССР һәм РСФСР башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләрне тикшерүгә тыю билгели торган үзгәрешләр кертелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International