ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 10 көйләнүче заказчысына карата Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан үткәрелгән сатып алу планнарына туры килүне бәяләү йомгаклары буенча беренче нәтиҗәләр алынды.

 

2016 елның 9-19 июне көннәрендә Парижда  Futur en Seine 2016 Халыкара фән фестивале узачак. Чара  Франция һәм бөтен дөньяның иң яңа цифрлы эшкәртмәләренә багышланган.

 

2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр моношәһәрләр үсеше проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының беренче модуле (алга таба – Программа) узды. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү  фонды белән бергә эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы эшкуарларын  «InRussia» Халыкара бизнес-конференциясендә катнашырга чакыра. 2016 елның 14 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак әлеге чара халыкара бизнес һәм Россия ягы – потенциаль бизнес-партнерлар, үсеш институтлары, хакимият органнары арасында үзара аралашу мәйданчыгына әвереләчәк. 

 

Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларының II Балтыйк буе эшкуарлар конгрессында (алга таба -  конгресс) катнашуын оештырды. Конгресс 2016 елның 30-31 мае көннәрендә Калининград шәһәрендә үтте.

Әлеге чара кысаларында  "Калининград – Россиянең нәтиҗәле экспорт потенциалы өчен мәйданчык" күргәзмәсе дә оештырылды. Конгресс барышында Татарстан Республикасы эшкуарлары башка төбәк вәкилләре белән В2В-очрашуларында катнаштылар, һәм шулай ук Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе предприятиеләрендә булдылар.

01.06.2016 елында НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» хезмәттәшләре ОАО АКБ «ПРОБИЗНЕСБАНК» вәкилләре белән очрашу оештырдылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының  2014 елның 18 декабрендәге  344нче боерыгы белән расланган Хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм тимер юл транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле транспорт вакыйгалары һәм башка вакыйгаларны классификацияләү, тикшерү һәм исәпкә кую тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында»гы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.

 

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе арасында икътисадый элемтәләрне җайлау буенча даими эш алып бара. Эшнең бер юнәлеше – Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне Төньяк-Көнбатыш базарларына этәрү.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International