ТР Икътисад министрлыгында ВКС режимында эшче төркем утырышы узды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Видеоконференция режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итүнең яңа чарасы, республикада корылыкка бәйле вәзгыять һәм Лаеш районының үсеш резервлары турында фикер алышты.

Көн тәртибенә күчкәнче, киңәшмәдә катнашучыларга РФ Хөкүмәте тарафыннан кече һәм урта предприятиеләргә 2021 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр тиз түләү системасыннан файдаланып түләнгән түләүләрдәге банк комиссиясе бәясен кайтаруга 500 млн.сум бүлеп бирү турында карар кабул ителүе хакында хәбәр иттеләр.

Һәр яңа айның беренче атнасында системага тоташтырылган банк Икътисадый үсеш министрлыгына КУЭ операцияләренең саны һәм түләнгән комиссия турында мәгълүмат тапшырачак. Алга таба 20 эш көне дәвамында компенсация акчасы банкка керә. Шуннан соң биш көн эчендә ул аларны эшкуарларга күчерергә тиеш.

Кабул ителгән карар бизнеска акчасыз исәп-хисапларга хезмәт күрсәткән өчен түләүләрдә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, КУЭ тиз түләү системасына тоташтыруны да өстәмә стимуллаштырачак.

Киңәшмә барышында шулай ук «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» конкурсы йомгаклары буенча шәһәр һәм авыл җирлекләренә грантлар, бюджетара трансфертлар бирү турында да сөйләделәр.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә корылык аркасында республикада килеп туган хәл турында булды. Әлеге тема буенча Кукмара, Чирмешән, Тукай, Мөслим районнары вәкилләре чыгыш ясады. Муниципалитетлар узган ел белән чагыштырганда ашлык буенча көтелгән тулай продукция күләменең кимүен билгеләп үттеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен яңа ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә кысаларында Лаеш муниципаль районының үсеш резервлары каралды.

Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Мәсәгүтов чыгыш ясады. Шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты Лаеш районының үсеш резервлары турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International