2013 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “2013 – 2016 елларга Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” буенча озак сроклы максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә булды.
“2013 – 2016 елларга Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” буенча озак сроклы максатчан программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 13 февралендәге 99 номерлы карары белән расланды һәм агымдагы елда түбәндәге чараларны гамәлгә ашыруны күздә тота:
– Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру үзәген төзү;
– хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләренә багышланган махсуслаштырылган интернет-сайт булдыру;
– Татарстан Республикасының эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын субсидияләү.
Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың күп кенә предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча фирма эчендәге программалар бар дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча корпоратив планнарны һәм программаларны төзегәндә предприятие җитәкчеләренә ярдәм итү өчен Программаның кушымтасы буларак “Предприятиедә җитештерүчәнлекне арттыру программаларын эшләү буенча үрнәк рекомендацияләр” әзерләнүен искәртте. “Без җитештерүчәнлекне арттыруның республика идеологиясен булдырырга тиеш. Эш яңа баскычка күтәрелергә тиеш” – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Программа чаралары предприятиеләрне кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү, шулай ук үзенең нәтиҗәле гамәлләре белән оешмаларда мәгълүмати-консультатив тәэмин итү алымнарын булдыруны да кертеп, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, программада каралган чаралар комплексы социаль нәтиҗәгә - хезмәт хакы үсешенә китерәчәк. Программа чараларын гамәлгә ашыруны финанслау өчен предприятиеләрнең бюджеттан тыш чараларыннан, республика һәм федераль бюджет акчаларыннан һәм Россия финанс институтлары акчаларыннан файдалану күздә тотыла.