Казанда Агросәнәгать паркы ачылды

2013 елның 11 мае, шимбә

ТР башкаласында республикада фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән технологик комплекс эшли башлады. 
Бүген Казанда Җиңү проспекты белән Аграр урамнары чатында урнашкан Агросәнәгать паркы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов объект эше белән танышты.
Республика башлыгын ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары җитәкчеләре озатып йөрде.
“Искәртеп узабыз, “Казан” Агросәнәгать паркы – авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә юнәлдерелгән технологик комплекс.


Агросәнәгать паркының гомуми мәйданы 8 гектар. Төп бинаның мәйданы 50 мең кв. метр, аларның 14 мең кв. метрын сәүдә мәйданнары тәшкил итә. Бинада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү цехлары, складлар, кафе, кунакханә, административ офислар урнашкан. Ачык сәүдә урыннары һәм автотранспорт өчен урын да каралган.


Татарстан Президенты сәүдә рәтләре буенча йөрде, авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатучылар һәм алучылар белән аралашты, цехларны һәм ветеринар лабораторияне карады. Рөстәм Миңнеханов күргәннәрен кәрәзле телефоны камерасына төшерде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларга белдергәнчә, бүгенге көндә агросәнәгать паркында 400 сәүдә урынын 257 арендатор били, бу объектның бүген генә ачылуын исәпкә алганда начар күрсәткеч түгел. Аның сүзләренә караганда, киләчәктә агропарк файдалану чыгымнарын капларга тиеш.


“Мөгаен, беренче вакытта агросәнәгать паркы чыгымнарын бюджет күтәрер. Аннары 2-3 айда Агросәнәгать паркы тулысынча эшли башлаячак дип ышанам”, - диде Марат Әхмәтов.
Ул агросәнәгать паркының төп идеясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән кулланучылар арасында арадашчылар булмау, аренда ставкалары түбән булу өстенлекле һәм нигездә, Татарстанда җитештерелгән продукция сатылачак, дип искәртте. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, башка төбәк фермерларына да продукция сату мөмкинлеге биреләчәк.


Якындагы айларда транспорт логистикасы, сатучыларның базарга килүен уңайлы итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте министр. Бүген ТР Президенты Казан мэрына Фәйзи урамы тукталышыннан җәяүлеләр юлы төзү һәм агросәнәгать паркына автобус рейслары оештыру мәсьәләләрен карауны йөкләде.


Агросәнәгать паркы – РФ төбәкләре өчен сынау проекты, дип искәртте Марат Әхмәтов. Объект республика һәм федераль бюджет исәбенә төзелде, аның бәясе 2,4 млрд. сум тәшкил итә.
“Әле ниндидер чыгымнар булачак, барлык технология җиһазлары да сатып алынмаган. Казанның, хәтта Россиянең башка эре шәһәрләренең азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне өйрәнеп, аренда бәясен билгеләдек. Бүген биредәге аренда бәясе Казан базарларының башка мәйданчыкларындагы бәянең яртысын тәшкил итә”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.


Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов сүзләренә караганда, бер сәүдә урынын арендалау бәясе тауар төреннән, мәйданнан, җиһазлардан тора. 7,5 мең сумлык һәм 18 мең сумлык урыннар бар. Аренда бәясенә күргәзмә һәм суыткыч җиһазларын энергия белән тәэмин итү кебек өстәмә чыгымнар да кергән. О.Власов сүзләренә караганда, Казанның башка базарларында андый мөмкинлекләр юк.
Әлегә агросәнәгать паркында икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерә торган цех кына эшли. Якын арада ит эшкәртү, соңрак яшелчәләрне эшкәртү цехлары ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International