2013 елның 6 маенда «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Татарстан бизнесы» атналык мәгълүмат тапшыруының чираттагы чыгарылышы булды.
Тапшыруда сүз кече бизнеска ярдәм итү программалары, алардан файдалану һәм субсидия алуга гариза биргәндәге яңалыклар турында бара. Бизнес-инкубаторлар резидентлары үз эшләрен башлап җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Бизнес өчен уңайлы шартларда финанс мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчесе Җәүдәт Әхмәнов сөйләде: «Программада эшкуарлар өчен кредит буенча тәэмин итү буларак Гарантия фонды поручительлеген алырдай 21 банк эшли, шулардан 9 ы – республика, 12се – федераль банк. Поручительлек суммасы –500 мең сумнан 30 млн. сумга кадәр.»
Чираттагы тапшыру чыгарылышлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/biznes_tatarstana/?p=&idVideo=11568#videoanc