Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы белән котлау

2013 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлавы:
“Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Киләчәк буыннарның тынычлыгы һәм иминлеге хакына авыр сынауларны зур батырлык белән җиңеп чыккан каһарманнар алдында без баш иябез.
Сезнең фидакарьлек безнең өчен бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы һәм рухи көч бирер, республика халкының тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту һәм Татарстанның үсеше сезгә, Ватанны саклаучыларга, тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне раслап торыр.
Бу истәлекле көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, көч-куәт һәм иминлек телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International