Татарстан эшкуарлар саны буенча Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Идел буе федераль округында кече һәм урта бизнес субъектларын үстерү буенча лидерлык позициясен саклый. Эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары саны буенча республика Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм Россиядә 7 нче урында тора. Бүген кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә төбәкнең икътисадый актив халкының өчтән бер өлеше эшли. 

2020 ел икътисадый хәлгә оператив рәвештә йогынты ясау һәм бизнес ихтыяҗлары нигезендә ярдәм итү чараларына төзәтмәләр кертүнең мөһим булуын күрсәтте. Шулай итеп, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты, шулай ук бизнеска адреслы ярдәм күрсәтүнең федераль һәм төбәк механизмнары кече һәм урта эшкуарлыкның реаль ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнде һәм эшкуарлык активлыгын саклап калу һәм мәшгульлекне торгызуга юнәлдерелде.

Комплекслы ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республикада КУЭ субъектларында эшләүчеләр саны арткан – бүген аларның саны – 536 мең кеше, бу узган ел азагына караганда 3 меңгә күбрәк (533,3 мең кеше).

Бу юнәлештә алга таба уңай динамика өчен агымдагы елда үзмәшгуль гражданнар үсешенә этәргеч бирү, эшләп килүче һәм яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү һәм сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары гамәлгә ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итү өчен «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 1,2 млрд.сум акча юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International