1 июльдә «ФОТ 3.0» – 3 процентлы кредит бирү өчен ташламалы федераль программасы буенча бизнестан гаризалар кабул итү төгәлләнә. Банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларыннан 1,4 млрд. сумлык 399 гариза канәгатьләндерелгән.
«Исегезгә төшерәм, «ФОТ 3.0» программасы пандемия чорында һәм пандемиягә бәйле чикләү чаралары чорында гамәлдә булган РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасына алмашка килде. Программаны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк, шуңа күрә сезне, коллегаларыгызны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен федераль ярдәм алу мөмкинлеге турында бизнеска мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйм», – дип ассызыклады ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3% тигез. Финанслау мөмкинлеге 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында кредит алучы аның буенча төп бурычны һәм процентларны түләми, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.
Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан булып, тулы дәрәҗәсендә тернәкләнә алмаган зур компанияләр дә – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе дә катнаша ала. Микро һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДның төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре предприятиеләр өчен – фәкать төп кодлар буенча гына гамәлгә ашырыла.
Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә – һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн.сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.
Программага Татарстан Республикасыннан 15 банк кушылган: «Сбербанк» ГАҖ, АК БАРС БАНК ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «АБ» РОССИЯ» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «ФК Открытие» Банк ГАҖ, «Банк Казани» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, Банк ГПБ (АҖ), «АЛЬФА-БАНК» АҖ, РОСБАНК һәм АКБ «Энергобанк». Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия банкы аккредитацияләнгән.