Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу ТР Икътисад министрлыгы контролендә узачак

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Казанда Идел буе федераль округында урнашкан Росстат территориаль органнары җитәкчеләренең региональ советы утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы – 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстанда узачак Бөтенроссия халык санын алу.

Чарада Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шаповал, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашты.

Утырыш барышында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләләре һәм аны уздыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанда эшнең әзерлек этапларын уздыру, республиканың халык санын алуга әзер булуы турында билгеләп үтте. Аерым алганда, план әзерләнгән, аңа 613,8 мең йорт, 2 млн.тирәсе бүлмә кертелгән. Республикада 8315 исәпкә алучы эшләячәк, волонтерларны җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук теләге булган һәркем «Госуслуги.рф» порталында исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра ала. 

Халык санын алу Татарстанда һәм бөтен Россия буенча идарәи карарлар кабул итү өчен сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алу мәгълүматлары социаль программаларны эшләү һәм тормышка ашыру өчен файдаланылачак.

Утырышта шулай ук рәсми статистиканы формалаштыру, аның төбәк һәм муниципаль өлешен формалаштыру мәсьәләләре дә каралды. «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт статистикасы органнары белән мәгълүмати хезмәттәшлеге һәм мәгълүмат ресурсларын үстерү турында» Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Моннан тыш, утырышта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтү һәм 2021 елның августында авыл хуҗалыгы буенча микроисәпкә алу мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә халык санын алуга әзерләнү һәм үткәрү, саклана торган һәм җиһазландырылган бүлмәләр белән тәэмин итү, транспорт чаралары, элемтә чаралары бирү өлешендә тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International