2013 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан энергетика һәм газ тармакларындагы бәя вәзгыяте мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Артем Здунов хакимият органнары, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергә газ һәм электр энергиясенә бәяләр арту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, чөнки алар кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре чыгара торган ахыр продукциянең бәясен барлыкка китерәләр.
Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин фикеренчә, хәзерге вакытта тарифлар арту икътисад үсешен һәм республика җитештерүчеләренең конкурентлыкка сәләтен арттыруны тоткарлый торган факторларның берсе булып тора.
Түгәрәк өстәл кысаларында Энергетика һәм тарифлар буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе комитеты җитәкчесе Игорь Вечеров Татарстан Республикасы энергетика һәм газ тармакларындагы бәя вәзгыяте, газ һәм электр энергиясенә бәяләр артуны тоткарлап тору турында сөйләде.
Энергетика тармагындагы бәя вәзгыяте турында киңәшмәдә катнашучыларны «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры урынбасары – икътисад һәм финанс директоры Айрат Сабирҗанов мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе М.Һ. Галиев катнашучыларның игътибарын дөнья практикасында тарифларны кулланучылар белән килештерү тәҗрибәсе барлыгына юнәлтте, ә Россиядә ул юк.
“Икътисадый мәнфәгатьләрдән файдалану механизмнары юк. Кулланучылар фикерләрен исәпкә алып, комплекслы характердагы фикер алышуга күчергә һәм тариф барлыкка китерү сәясәтен, шул исәптән Татарстан Республикасында да үзгәртергә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин энергия өчен тарифларны үзгәртү мәсьәләсен карарга, төнге тарифларга кире әйләнеп кайтырга тәкъдим итте.
Түгәрәк өстәлдә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Евгений Прокопьев һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы компетенциясендәге проблемаларга тукталу турындагы килешүгә ирешелде.