Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2013 елның 7 маенда 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе” коммерциячел булмаган оешмасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Килешүне Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин имзаладылар.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президентлары Роберт Закиров, Мөнир Гафиатуллин, Рафик Шайхетдинов, Лия Гыйльметдинова, Айрат Гыймадетдиновлар катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов, чакырылганнарны сәламләп, килешүгә кул куелуның эшкуарлар берлеге буларак Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең һәм хакимият органы буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшкуарлык субъектларына дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмне максималь нәтиҗәле итүгә юнәлтелгән уртак эшләрен үзара килештереп башкарырга мөмкинлекләр бирүен билгеләп үтте.
“Бу Килешүгә кул куелу безнең өчен зур әһәмияткә ия”, – дип әйтте министр. Мидхәт Шаһиәхмәтов Килешү ярдәме белән үзара хезмәттәшлекнең яңа баскычка китәрелүенә ышанычын белдерде: “Безгә эшкуарлыкның хакимият гамәлләренә бирә торган бәясе турында хәбәрдар булу мөһим. Хакимият тарафыннан башкарыла торган эшләр кече һәм урта бизнес көткән нәтиҗәләрне бирергә тиеш”.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе башлыгы Хәйдәр Хәлиуллин үз чиратында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көчле командасы актив эшкуарлары – Ассоциация әгъзалары белән берлектә республикада бизнесны үстерү өчен шартларны яхшырта алачагын ассызыклады.
Министрлык белән Ассоциация арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек Килешүгә кул куелганчы ук башланган иде. Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт сатып алулары системасына, җирләрнең кадастр бәясенең нигезсез югары булуына кагылышлы һәм башка тәкъдимнәр министрлыкка тапшырылды, шуннан соң федераль закон актларына төзәтмәләр рәвешендә чагылыш тапты яисә Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары кабул ителде.
Яклар Килешү кысаларында, Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгын үстерү һәм республика икътисады өлкәсендә җәмгыять өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тулаем хәл итү, аерым алганда, 2011 елның 22 апрелендәге 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән расланган 2011 – 2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасының төп күрсәткечләреннән берсе булган кече һәм урта бизнесның икътисад структурасындагы өлешен 34 %ка кадәр арттыруга ирешү өчен үз көчләрен берләштерәчәк.
Яклар барлык көчләрен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар булдыру, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук республиканың кече һәм урта бизнесы субъектларының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтергә ниятлиләр.
Килешүдә хезмәттәшлекнең төп өлкәләре: эшкуарлыкны үстерү буенча республика дәрәҗәсендәге планнар һәм программалар проектларын эшләү, эшкуарлык динамикасына мониторинг, кызыксындыру чараларының нәтиҗәле булуы, уртак чаралар уздыру, республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мәгълүмати ярдәм максатыннан материаллар чыгару, халыкның актив катламында эшкуарлыкны популярлаштыру билгеләнгән.
Яклар арасында хезмәттәшлек механизмы аерым чорга төзелгән бергә эшләү планнарына нигезләнәчәк, аларны Татарстан Республикасы икътисад министры һәм Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты раслый. Яклар квартал саен эшчәнлек нәтиҗәләре турында һәм киләчәктә хәл ителәчәк проблемалы мәсьәләләр хакында хисап тотачак.
Хезмәттәшлек турында килешүнең гамәлдә булу срогы – алга таба вакытын озайту мөмкинлеген калдырып, 2015 елның 31 декабренә кадәр.