Икътисад министрлыгы Россиянең өч төбәгеннән идарәчеләр белән бизнеска ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уңышлы тәҗрибәләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» программасы буенча белем бирү кысаларында Ямал-Ненец автономияле округы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм Саха (Якутия) Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре булып китте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасына өч регион делегациясенең визиты ил субъектлары арасында хезмәттәшлекне активлаштыру һәм 8-10 июнь көннәрендә укыту максаты белән уздырыла һәм 3 көнгә исәпләнгән. Татарстанда транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә берничә уртак проект гамәлгә ашырыла инде һәм тәҗрибә алмашу төбәкләр арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытачак кына.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укыту программасы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты ярдәмендә Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан һәм төбәкләрдән килгән теләкләрне исәпкә алып әзерләнгән. Аерым алганда, программага эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә Татарстан белән тәҗрибә алмашу, продукцияне сату базарларын киңәйтү һәм бизнеска административ басымны киметү чаралары кертелгән.

Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры  Мидхәт Шаһиәхмәтов ачып җибәрде, ул кыскача гына быел республиканың төп социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм бизнесны, җитештерүне һәм алар тарафыннан булдырылган эш урыннарын саклап калу максатларында федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылган эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм чаралары комплексы турында сөйләп узды.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары  Рөстәм Сибгатуллинэшкуарлыкны үстерү өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул субъектларның максималь киң даирәсенә дә, бизнесның аерым категорияләренә генә дә юнәлдерелгән һәм эшкуарларның тәкъдимнәрен һәм реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган бизнеска ярдәм чаралары комплексы турында сөйләде. Шул исәптән, йөкләнеш дәрәҗәсе 70% азрау булган сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү өчен Татарстанда эшләтеп җибәрелгән пакет тәкъдиме турында да әйтеп узды. 

«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер кунакларга Республика маркетинг үзәге ярдәмендә продукцияне базарга чыгару системасын куллануның функциональ мөмкинлекләрен һәм өстенлекләрен тәкъдир итте.

Система Татарстан эшкуарлары продукциясен сату базарын киңәйтүгә һәм конкурентлы тирәлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Республика маркетинг үзәге Татарстанда җитештерелә торган продукцияне алга этәрү системасын оештыру проектының бер өлеше булып тора һәм җитештерүчеләрне республикадан читтә продукция җитештерелә торган, буш инвестиция өлкәләренә яки секторларга юнәлдерергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә 2 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты ресурс ярдәмендә беренче тапкыр 15,5 млрд. сумнан артык (2020-2021 еллар өчен) заказлар алган.

Татарстан Республикасының контроль-күзәтчелек таләпләре бозылуны профилактикалау буенча «Сыналган бизнес» ресурсы Россия төбәкләреннән килгән делегацияләргә тәкъдим ителгән тагын бер уңышлы практика булды.

Проектның автордашы Альбина Газизуллина билгеләп узганча, проектның төп бурычы – кече бизнеска административ басымны киметү, контрольлек итүче органнар таләпләре бозылу очракларын профилактикалау һәм үзмәшгульлекне популярлаштыру. Проект эшкуарлык һәм күзәтчелек таләпләре өлкәсендә гамәлдәге хокукый кыр турында түләүсез мәгълүмат-консультация ярдәме алу мөмкинлеген бирә, шул исәптән әлеге өлкәләрдә эксперт аңлатмалары һәм күрсәтмәләре дә бар.

Алга таба өч төбәктән килгән кунаклар Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында булдылар, анда инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International