2013 елның апрель ахырыннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча республиканың муниципаль районнарында күчмә киңәшмәләр уздыра.
График нигезендә 2013 елның 6 маенда Татарстанның Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнарында киңәшмәләр уздырылды.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика региональ бүлекчәсе, “ОПОРА РОССИИ” кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика региональ бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, банклар вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү депортаменты башлыгы урынбасары Сергей Болотаев бизнес вәкилләренә эшкуарлык өлкәсендәге үсешнең төп тенденцияләре, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары, салым законнарындагы үзгәрешләр һәм бизнес үсешендәге перспективалы юнәлешләр турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Җәүдәт Әминов эшкуарларга кредит ресурсларыннан Татарстан эшкуарларының куллану мөмкинлеген, шулай ук эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасының ачык булуын тәэмин итү максатыннан төзелгән Гарантия фондының эше турында мәгълүмат бирде.
Киләсе киңәшмә график буенча 14 майга Спас һәм Әлки муниципаль районнарына планлаштырылган.