Татарстанда МОНОГОРОДА.РФ фонды ярдәмендә телевизорлар җитештерелә башлаячак

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән «Хайер Индастри РУС» компаниясе Моношәһәрләрне үстерү фондыннан (ВЭБ.РФ төркеме) телевизорлар җитештерүне оештыруга һәм әзер продукция складын төзүгә 250 млн сум күләмендә займ алачак. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча компания елына 700 мең телевизор чыгарачак.

«Безнең республика территориясендә җиде моношәһәр урнашкан. Аларны үстерү өчен заманча инфраструктура формалаштыруга, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы һәм имин мохит тудыруга булыша торган комплекслы алым кирәк, һәм нәтиҗәдә – яңа эш урыннары булдыру мөһим. Аерым алганда, әлеге территорияләрне үз проектын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык итеп сайлаган инвесторларның Моношәһәрләрне үстерү фондының финанс ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бар. Сүз дә юк, бу яңа предприятиеләрне эшләтеп җибәрү темпларын тизләтә торган куәтле ярдәм инструменты, инде эшли торган производстволарны киңәйтүгә ярдәм итә һәм шәһәр территорияләрен үстерүгә этәргеч бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев.

Фонд акчалары хисабына төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак, бу моношәһәрдә SmartTV телевизорлары чыгара торган заманча предприятие төзергә ярдәм итәчәк, шулай ук Haier Индустриаль паркы территориясендә урнашачак барлык заводларның товарларын саклау өчен әзер продукция склады да булдырылачак. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 500 якын яңа эш урыны булдырылачак. 

«Haier корпорациясе көнкүреш техникасы һәм компонентлар җитештерү буенча югары технологияле индустриаль парк төзүнең зур масштаблы проектын гамәлгә ашыра. Моношәһәрләрне үстерү фондының финанс ярдәме нәтиҗәсендә 2019 елда заводларның беренче чираты өчен инженерлык челтәрләре төзелгән иде. Бүген 250 млн сум күләмендәге займ бик кирәкле ярдәм булып тора, чөнки бәяләр кискен артып китте: металлга – 50%, кабель продукциясенә – 50-60%, инженер җиһазларына – 30-40%. Катлаулы хәлгә карамастан, без проектларны гамәлгә ашыруны туктатмыйбыз. Фондка хезмәттәшлек өчен рәхмәт», – дип уртаклашты Haier компаниясенең Россиядәге бизнесларны үстерү буенча директоры Людмила Романова

«Хайер Индастри РУС» ҖЧҖ Кытайның Haier компаниясе төркеменә керә. Бу көнкүреш приборлары, климат техникасы һәм кулланучылар электроникасы өлкәсендә инновацияле чишелешләр эшләү буенча бөтендөнья лидерларының берсе. Компания продукциясе дөньяның 100 артык илендә тәкъдим ителгән. 

Элегрәк МОНОГОРОДА.РФ фондының финанс ярдәме белән Haier мәйданчыгында ике инвестпроект өчен инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелгән. Бу – кер юу машиналары һәм кухня җиһазлары заводы җитештерү. Фонд акчалары якынча – 220 млн сум.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте тарафыннан, үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында, 2021 елда Моношәһәрләрне үстерү фондын бетерү турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә МОНОГОРОДА.РФ фонды үз йөкләмәләрен ВЭБ.РФ тапшырып бетергәнчегә кадәр заявкалар кабул итүне дәвам итә. Фонд тарафыннан финансланырга өлгермәгән проектлар карау өчен дәүләт корпорациясенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International