«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУнең яшь галиме Алия Абдукаева «ГРАНТ» номинациясендә яшь галимнәрнең республика конкурсында җиңүче булган. Конкурс Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы Яшь галимнәр һәм яшьләр фәнни коллективларының Татарстан Республикасы үсеше өчен аеруча әһәмиятле булган өлкәләрдә фәнни тикшеренүләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы грантларын һәм премияләрен бирү комитеты тарафыннан үткәрелә.
Алия Айдаровнаның «Россия төбәкләре икътисадының цифрлы трансформациясенә янауларны бәяләү һәм аларны яңа шартларда (Татарстан Республикасы мисалында) үстерү перспективаларын сценарийда фаразлау» дигән тикшеренүенең төп максаты – цифрлы икътисад үсешен тәэмин итә торган барлык юнәлешләр һәм факторларны исәпкә алып, төбәкләрнең хуҗалык процессларын цифрлаштыру дәрәҗәсен сан ягыннан бәяләргә мөмкинлек бирүче методологик инструментарийны эшләү һәм автоматлаштыру.
Авторлар Татарстан Республикасының цифрлы икътисады үсешенең төп параметрларын комплекслы һәм чагыштырма бәяләү нигезендә системалы анализлаячак, шуның нәтиҗәсендә социаль-икътисадый мохитне цифрлаштыру шартларында Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлыкка сәләтсез үсеше куркынычларының барлыкка килү ихтималын киметү концепциясе һәм программа-максатчан чаралар буенча тәкъдимнәр тәкъдим итәчәкләр.