Татарстанда да торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турындагы республика канунына үзгәрешләр әзерләнде

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Татарстан Республикасында да торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы республика кануны проекты бүген ТР парламентының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды.

Әлеге канун проекты беренче укылышка әзерләнә. Аны комитет әгъзаларына ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов тәкъдим итте. Аның аңлатуынча, Татарстан канунына үзгәрешләр кертү зарурлыгы бу өлкәгә кагылышлы федераль норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү белән бәйле.


Билгеле булганча, гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр алуга хокукларын билгеләгәндә һәм аның күләмен исәпләгәндә торакның норматив мәйданының төбәк стандартлары файдаланыла. Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләрнең төбәк стандартлары күләмнәре биш һәм аннан күбрәк кешелек гаиләләр өчен бер кешегә туры килгән күләмнән чыгып билгеләнә, ә ике, өч, дүрт кешелек гаиләләр өчен тулаем гаилә буенча билгеләнә иде. Хәзер кертелә торган үзгәрешләр буенча, стандартлар ике яки берничә кешелек гаиләләрдә бер кешегә туры килә торган күләмнән чыгып билгеләнәчәк. Ялгыз яшәүче гражданнар өчен стандартлар билгеләү элеккечә кала.


Комитет әгъзаларын, беренче чиратта, кертелгән үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә гражданнар өчен отышлы булачагы кызыксындырды. Марат Зарипов аңлатканча, бу үзгәрешләрдән гражданнар отачак, адреслы ярдәм күләме артачак. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Марат Галиев белдергәнчә, адреслы ярдәм, ягъни субсидияләр күләме арту бюджет чыгымнарында чагылыш табачак. Бу хакта ТР Президентының уңай бәяләмәсе алынган инде.


Закон проектындагы башка яңалыкларга килгәндә, РФ Хөкүмәте карары белән расланган нормативлар билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә кергәннән соң, узган елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын билгеләү тәртибе үзгәргән иде. Әлеге үзгәрешләр коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын ике өлешкә бүлүне күздә тота. Аларның берсе торак биналарда коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары булса, икенчесе – гомумйорт ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары. Республика законы проектында әлеге норма да исәпкә алынган. Тагын бер яңалык: моңа кадәр торакларны җылыту буенча нормативлар ел дәвамында тигез өлешләргә бүленеп билгеләнсә, яңа нормативлар буенча ул ягу чорына гына билгеләнәчәк.
Моннан тыш, узган елның 1 сентябреннән торак йортларда һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча федераль Хөкүмәт тарафыннан расланган яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар нигезендә, әгәр фатирда, йортта хисап приборы юк икән, ул очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күләмен билгеләгәндә коммуналь хезмәтләр куллануның яңа нормативлары исәпкә алына.


Комитет әгъзалары “Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы республика кануны проектын ТР Дәүләт Советы утырышына беренче укылышка тәкъдим итте.


зган ел Татарстанда кече һәм урта бизнеска бүленгән дәүләт ярдәменең гомуми күләме 1 млрд сумнан арткан. 2012 елда республикада кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлеше 25,2 процент тәшкил иткән. Агымдагы елда бу күрсәткечне 31 процентка җиткерү фаразлана. Ә 2015 елга кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 34 процентка җиткерү бурычы куелган. Моңа ирешүдә кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы объектларын төзү, үстерүгә төп басым ясала.
Бу мәгълүматларны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты әгъзалары алдында ясаган чыгышында икътисад министры урынбасары Сария Сираҗиева яңгыратты. Ул “Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш” программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында хисап тотты.


Сария Сираҗиева билгеләп узганча, 2012 елда республикада кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләрнең тулай керемнәре 120 млрд сумга диярлек артып, 895 млрд сумга җиткән. Тик алга амбицияле планнар куелуга карамастан, республикада гына түгел, гомумән ил күләмендә, кече һәм урта бизнесның хәле бүген мактанырлык түгел. Республикада шәхси эшмәкәрләр саны кимү тенденциясе саклана. Яңа елдан соң ил күләмендә эшмәкәрләр тарафыннан кертелә торган социаль түләүләрнең күләме арту да үз эзен сала. Бу фактор күп кенә шәхси предприятиеләрнең эшчәнлеге тукталуга сәбәп булган. Болар, нигездә, берничә кеше эшләгән кечерәк предприятиеләр. Бу ел башыннан Татарстан территориясендә 16353 шәхси эшмәкәр (шул исәптән 1522 крестьян-фермер хуҗалыгы) хисаптан төшкән. “Узган елларда фермерларга субсидияләр алу өчен предприятиеләрен теркәргә яки шәхси эшмәкәр булып теркәлергә кирәк булды. Шул сәбәпле, ул елларда шәхси эшмәкәрләр саны арткан иде. Хәзер аларның саны кимү шуның белән дә беркадәр бәйле. Ләкин эшмәкәрләр кимү тенденциясе барыбер күзәтелә”, - ди Сария Сираҗиева. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бүген республикада 97837 шәхси эшмәкәр исәпләнә.


Комитет рәисе Марат Галиев кече бизнесның янәдән “күләгә”гә китә башлавын искәртте. Фикер алышулар барышында комитет әгъзалары искәрткәнчә, бу күренешләр тотрыклылык турында сөйли алмый.Әлеге тенденция сакланганда, ничек итеп 2015 елга кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 34 процентка җиткереп булачак, дигән сорау куйды алар. Бу проблеманың федераль дәрәҗәдә чишелеш сораучы, адекват чаралар күрүне таләп иткән мәсьәлә булуы ассызыкланды. Бүгенге көндә Россия Хөкүмәте белән шәхси эшмәкәрләр өчен иминият взносларын киметү хакында сөйләшүләр баруы, кайбер федераль закон проектлары каралуы хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International