Динар Шакиров: Эшкуарлык инициативаларына дәүләт ярдәменең җайга салынган механизмы төбәкнең инвестиция климатын формалаштыра

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Химград» технополисында «Инновацияләр: кризиска каршы үсеш стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Татарстанда инновацияле эшкуарлыкка ярдәм итү чараларына һәм эш климатын яхшыртуга багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.

Шакиров үзенең докладын ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инновацияле бизнеска ярдәм итү чараларыннан башлады. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада эшләп табучыларга ярдәм итү максатларында, Икътисад министрлыгы Инновацияләргә ярдәм фонды белән актив хезмәттәшлек итә, анысы, үз чиратында, технологик компанияләрне үстерүгә һәм инновацияләрне коммерцияләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә торган киң комплекслы ярдәм программаларын гамәлгә ашыра.

Республиканың Фонд белән хезмәттәшлек итү тарихы 2016 елдан башлана. Бу вакыт эчендә даими конструктив хезмәттәшлек төзелгән, бу республика инноваторларының инициативаларына нәтиҗәле йогынты ясый. Шулай ук Шакиров узган елда Фонд тарафыннан финансланган Татарстан проектларының уңай динамикасын да билгеләп үтте. 2020 ел нәтиҗәләре буенча 720 млн.сумлык 119 проект хупланган.

Аерым алганда, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре стадиясен тәмамлаган кече инновация предприятиеләренә финанс ярдәменә «Коммерцияләштерү» программасы буенча юнәлдерелгән  498 млн сумлык 29 проект хупланган.

«Үсеш» («Развитие») программасы буенча 63,5 млн сумлык 4 проект хупланган. Программа инновация проектларын гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләрен башкаруны финанслауга юнәлдерелгән.

«СТАРТ» ярдәм программалары буенча конкурсларда катнашу нәтиҗәләре буенча Татарстаннан барлыгы 111 млн сумлык 37 проект хупланган. «Старт» программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган кече инновация предприятиеләре булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Инношкольник» программасы буенча конкурсларда катнашу кысаларында 3 гариза бирелгән, 5,74 млн.сумга барлык 3 заявка да хупланган. «Социум-ЦТ» конкурсы буенча 20 млн сумлык 1 проект хупланган.

Узган ел 18-30 яшьлек яшь галимнәргә ярдәм итү буенча «УМНИК» программасына конкурста актив катнашып, республика яшьләре югары нәтиҗәләр күрсәткән. 45 катнашучы җиңүче булган. Үзләренең беренче проектларын гамәлгә ашыру өчен алар 2 елга 500 мең сум күләмендә грант алган.

Ахырда министр урынбасары, тулаем алганда, хупланган проектлар саны буенча Татарстан Республикасы гадәттәгечә лидер-төбәкләр арасына керә, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2020 ел өчен төбәкләр рейтингында хупланган гаризаларның күләме һәм саны буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, 3 нче урынны алган.

Моннан тыш, Шакиров катнашучыларны Фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм механизмнарын һәм чараларын актив кулланырга чакырды. Фондның технологик компанияләр үсешенә «яшел ут» бирүе аркасында барлыкка килгән күпсанлы уңай мисалларга тукталды.

«Икътисад министрлыгы мондый инициативаларга һәрвакыт ярдәм итәчәк һәм үз ягыннан Татарстан Республикасы проектларына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк. Без мөмкин кадәр күбрәк кече бизнес субъектларының төбәк һәм федераль ярдәм чараларыннан файдалана алуы өчен тырышабыз. Чөнки эшкуарлык инициативаларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең җайга салынган механизмы күп очракта төбәкнең инвестиция климатын формалаштыра», – дип ассызыклады Динар Шакиров.

Фондның барлык программалары, аларда катнашу шартлары һәм үткәрелә торган конкурслар турында игъланнар белән аларның рәсми сайтында танышырга мөмкин (http://fasie.ru/). Фонд тарафыннан үткәрелә торган барлык конкурсларга гаризалар рәсмиләштерү һәм тапшыру Интернет челтәрендә электрон рәвештә гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: http://online.fasie.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International