Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән программаны 2012 елда тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча төп макроикътисади күрсәткечләрнең алдан фаразлаганча үтәлүен билгеләп үтәргә була. Шулай да гомуми икътисади вәзгыятьтән чыгып, программага үзгәрешләр кертү таләп ителә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыру барышына багышланган матбугат очрашуы вакытында ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
Билгеле булганча, әлеге программа республика законы рәвешендә кабул ителде. Аны эшләүдә Татарстан парламентының Марат Галиев җитәкләгән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты актив катнашты. Документның үтәлешен күзәтеп, тикшереп торуда да әлеге комитетка җаваплылык йөкләнгән.
Марат Галиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика актив үсештә. “Сүз икътисадта җитди структур үзгәрешләр турында бара. Тулаем продуктның инновацион өлеше артырга тиеш. Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш программасы шушы амбициоз максатларны күз алдында тота да инде”, - дип белдерде М.Галиев, республиканың 21 нче гасырның глобаль тенденцияләренә туры килергә тиешлеген ассызыклап. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда: ул икътисадның институциональ факторларын үстерүне максат итеп куя. Анда товар җитештерүчеләргә, предприятиеләргә зур урын бирелә.
Ә бүгенге очрашуда Россиядә, шул исәптән, Татарстанда кече һәм урта бизнесның авыр хәлдә булуы ассызыклап үтелде. Бу яңа елдан соң эшкуарлар тарафыннан кертелә торган социаль түләүләрнең артуы белән бәйле. Бу фактор күп кенә шәхси предприятиеләрнең эшчәнлеген туктатуга сәбәп булган.
Хәзерге вакытта федерация дәрәҗәсендә килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юллары карала. Марат Галиев белдергәнчә, проблеманы РФ, республика дәрәҗәсендә һәм урыннарда хәл итәргә кирәк. “Бу өлкә икътисад өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен мөһим. Чөнки ул тормышның тәэмин ителгәнлек күрсәткече белән бәйле”, - диде ул.
Матбугат очрашуында катнашучылар фикеренчә, әгәр икътисадта көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, Татарстанда 2016 елга эчке тулаем продуктны 2 трлн. сумга җиткерү көтелә. 2012 елда бу күрсәткеч 1,5 трлн. сум булган. Республикада “Алабуга” махсус икътисади зонасы, IT паркларның, “Форд Солерс” кебек компанияләрнең уңышлы эшләве моңа нигез булып тора.
Министр сүзләренчә, эчке тулаем продуктны 2 трлн. сумга җиткерү икътисади үсешкә йөз тоткан проектларга нигезләнгән, алар бүгенге көндә тормышка ашырыла. “Без бүгенге көндә, максатка ирешү өчен, хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул глобаль дәрәҗәдә конкурентлыккка сәләтле булу өчен, җитештерү дә нәтиҗәле булырга тиешелеген ассызыклап үтте.
Социаль-икътисади үсеш программасының уңай нәтиҗәләре федераль бюджет тарафыннан финанслана торган программаларда да катнашырга мөмкинлек бирә. Марат Галиев билгеләп үткәнчә, Татарстан иллеләп программаның якынча кырыгында уртак финанслау шартларында катнаша.
Мидхәт Шаһиәхмәтов “Икътисад тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләргә тиеш”, - дип билгеләп үтеп, Марат Галиев программаның уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсе булган халыкның гомер озынлыгы күрсәткечләрен яңгыратты. 2014 елда гомер озынлыгы 74,1 ел булырга тиеш. Хәзерге вакытта ул 72 ел тирәсе. Программаны тормышка ашыра башлаганчы, гомер озынлыгы 70,4 ел тәшкил иткән. “Бу – бик мөһим күрсәткеч. Әгәр тенденцияләр сакланса, 74,1 яшькә җитү авыр булмаячак. Узган елда республикада туу артты, үлем-китем кимеде. Бу күрсәткечләр Социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыру нәтиҗәләрен уңай бәяләргә мөмкинлек бирә”, - дип саный комитет рәисе.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы