2020 елда бизнеска һәм халыкка ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Россия Президенты һәм Хөкүмәте карарлары ярдәмендә моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары гамәлгә ашырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхзт Шаһиәхмәтов Министрлыкның «2020 ел өчен нәтиҗәләр. 2021 елга бурычлар. Икътисадый үстешне тәэмин итү факторлары» темасына узган коллегия утырышында хәбәр итте.

Татарстанның кече бизнесына 40 меңнән артык эшкуарга кичектергесез ихтыяҗларга 2,5 млрд. сум субсидия; елына 0% һәм 2% белән 17 млрд. сумга 7,5 меңнән артык ташламалы кредит бирелгән. 46 меңнән артык эшкуар өчен салым түләү вакыты озайтылган. Система барлыкка китерүче оешмалар 7 млрд. сумнан артык ташламалы кредит алган. Балалы гаиләләргә 18 млрд. сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Якынча 27 млрд. сумлык 10,5 мең ташламалы ипотека кредиты бирелгән. Республика бюджетына керемнәр кимүне компенсацияләүгә федераль бюджеттан 22,4 млрд. сум кергән. Ярдәмнең гомуми суммасы 84 млрд сумнан артып китә. 

Эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, 3,3 млрд. сумлык республика чаралары комплексы оператив рәвештә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган, шуның нәтиҗәсендә зыян күрүче тармаклар исемлегенә эләкмәгән, ләкин кризисның тискәре нәтиҗәләрен тойган тармакларга өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге туган.

«2020 ел нәтиҗәләре буенча без КУЭ өлкәсендә эш белән тәэмин итүне саклап кала алдык. 2021 ел ахырына республикада мәшгульләр саны 653 мең кешегә җитәргә тиеш – бу кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә илкүләм проектны гамәлгә ашыруның төп күрсәткече. Эш белән тәэмин итү санын һәм эш урыннары санын саклап калу – барлык министрлыклар һәм ведомстволарның төп бурычы», – дип билгеләп үтте икътисад министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International