Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты
2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
2013 елның 8-9 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты уза. Делегация составына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Булат Хуҗиәхмәтов, предприятиеләр (химия һәм нефть-химия, машина төзелеше, җиңел сәнәгать) һәм республика вузлары вәкилләре керә.