Бүген «Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге» ФДАУ базасында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсендә хокук куллану практикасының йомгаклау киңәшмәсе узды.
Чара кысаларында түбәндәге темалар тикшерелде:
- хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлеген монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә хокук куллану практикасының нәтиҗәләре;
- Татарстан Республикасы хакимияте органнары тарафыннан монополиягә каршы законнарны бозу;
- намуссыз конкуренция рекламасын контрольдә тоту өлкәсендә
монополиягә каршы орган эшчәнлеге;
- монополиягә каршы органның сатып алуларны контрольдә тоту өлкәсендәге эшчәнлеге;
- монополиягә каршы органдагы вазыйфаи затларның 2020 елдагы гамәлләренә һәм карарларына суд бәясе.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Татарстан Республикасында Конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча илкүләм план һәм чаралар планын («юл картасын») гамәлгә ашыру турындагы нотык белән конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерү анализы бүлеге башлыгы Ильяс Галимов чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтен камилләштерүнең төп максатларын һәм илкүләм план бурычларын ачты.
Докладта шулай ук Татарстан Республикасында конкуренцияле мохитне үстерү үзенчәлекләре анализланды, 2019 елда «юл картасы»н гамәлгә ашыру буенча казанышлар билгеләнде һәм 2023 елга кадәр конкуренцияне үстерү буенча планнар билгеләнде.
Белешмә өчен: хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан стандарт кысаларында Татарстан Республикасы товарлары, эшләре, хезмәт күрсәтүләре базарларында конкурентлы мохит торышын һәм үсешен мониторинглауны гамәлгә ашыру эше алып барыла. Дәүләт хакимиятенең барлык башкарма органнарына, муниципалитетларга, иҗтимагый оешмаларга һәм ассоциацияләргә үзара хезмәттәшлек турында тиешле юллама җибәрелгән.