Бүген – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елның 9 декабрендә БМОның коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачылган көнне БМО тарафыннан игълан ителә.

2001 елда Мексикада Коррупциягә каршы БМО конвенциясенә кул куюга багышланган Бөтендөнья конференциясе ачыла. Ул вакытта өч көн дәвамында яңа халыкара документка дөньяның 100 дәүләтеннән вәкилләр кул куя. Коррупциягә каршы конвенция 2003 елның 31 октябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан хуплана.

Конвенциянең максаты түбәндәгедән гыйбарәт:

- коррупцияне нәтиҗәлерәк һәм файдалырак итеп кисәтү һәм аңа каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны кабул итүгә һәм ныгытуга ярдәм итү; 

- коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне, шул исәптән активларны кире кайтару буенча чаралар күрүдә халыкара хезмәттәшлекне һәм техник ярдәмне бүләкләү, җиңеләйтү һәм аларга ярдәм итү; 

- намуслылык һәм сатылмаучанлык, җаваплылык, шулай ук гавами эшләр һәм гавами мөлкәт белән тиешенчә идарә итүне бүләкләү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (алга таба – министрлык) коррупциягә каршы тору чаралары «2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасы һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы комиссиянең эш планы нигезендә башкарыла.

Коррупциягә каршы тору буенча төп чаралар граждан хезмәткәрләренең коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәтен формалаштыруга, коррупциягә каршы законнарда билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән.

Коррупцияне профилактикалау һәм аның күренешләрен минимальләштерү буенча күрелә торган төп чараларны халыкка җиткерү, шулай ук Министрлык эшенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатларында рәсми сайтта Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында еллык хисаплар, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу комиссияләре утырышлары беркетмәләре, Министрлыкның норматив хокукый актлары урнаштырыла.

Министрлыкта Ышаныч телефоны һәм Ышаныч тартмасы эшли, алар буенча коррупция күренешләре фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин, шулай ук эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» дә эшләвен дәвам итә. 524-90-90 күп каналлы телефоны буенча эшкуарлар киң даирә сораулар, шул исәптән коррупциячел проблемалар буенча да консультацияләр ала. Моннан тыш, Министрлыкта интернет-кабул итү бүлмәсе дә эшли. Әлеге бүлек ярдәмендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары дәүләт хезмәткәрләренең коррупция фактлары турында мәгълүмат бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International