Икътисад министрлыгы КУЭ субъектлары өчен сатып алуларны тәэмин итү мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасының 17 эре заказчысы вәкилләре кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен сатып алуларны тәэмин итү, шулай ук «КУЭ» корпорациясе» АҖ тарафыннан үткәрелә торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне сатып алу турында еллык хисап төзү мәсьәләләре буенча семинарда катнашты.

Чара Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнары тарафыннан 717-р номерлы боерык белән расланган исемлеккә яңа кертелә торган оешмаларга карата 223-ФЗ номерлы Федераль законда каралган ярашлылыкны бәяләү тәртибен һәм шартларын аңлатуга юнәлдерелгән иде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 1 маеннан башлап товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу планнары проектларының, мондый планнарга кертелә торган үзгәрешләр проектларының, республиканың җиде иң зур заказчысы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында еллык хисапларның ярашлы булу-булмавын бәяли.

Татарстан Республикасында сатып алу планнары проектларын бәяләү турында мәгълүмат Министрлык сайтының «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы» бүлегендә урнаштырылган.

 

Белешмә өчен: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында сатып алу планнары бәяләнгән иң эре заказчылар саны 17 предприятиегә кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International