Семинарны «Россия БСОда» Халыкара эшлекле үзәк экспертлары, Евразия икътисадый комиссиясе белгечләре, сәүдә бәхәсләре буенча эшләгән юристлар алып барды. Алар арасында Халыкара сәүдә үзәгенең «Россия БСОда» ХЭҮ директоры
Губенко Р.М., ХСҮнең «Россия БСОда» ХЭҮ директоры урынбасары Воробьев М. А., DS Law юридик бюро партнеры Филимонов А. Е., Евразия икътисадый комиссиясенең сәүдә сәясәте Департаментының хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Кушниренко Е.А. бар.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.