19-20 сентябрьдә Казанда Үзмәшгульләр форумы узачак. Татарстан микроэшкуарлары Горки-Әмәт урманында җыелып, анда үз хезмәтләрен һәм продукциясен ярминкәдә күрсәтәчәк, үзмәшгульлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен хакимият органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар уздырылачак.
Бүгенге көндә 78 меңгә якын татарстанлы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Моннан тыш, илнең башка субъектларында теркәлгән тагын 8,6 мең чит ил гражданины республиканы үз эшчәнлеген алып бару төбәге итеп сайлаган. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада үзмәшгуль кешеләрнең иң популяр эшчәнлек төрләре – пассажир ташу, фатирларны арендага бирү, консультация бирү, репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама.
Фестиваль программасы ике блоктан тора. Беренчесе – стратегик сессияләр форматында эшчәнлек алып бару процессында республиканың үзмәшгуль кешеләрендә туа торган төрле сораулар буенча эш программасы. Сессияләр республиканың хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында узачак. Фестивальнең тагын бер блогы – үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе һәм маркетплейсларда микроэшкуарларның товарларын урнаштыруга багышланган күргәзмә-лекторий булачак.
Форум кысаларында үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме чаралары, махсус салым режимын сайлаган гражданнарның электрон сәүдә мәйданчыкларындагы эше, аларның кредит оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре күтәреләчәк. Эшчәнлек алып барган вакытта үзмәшгуль татарстанлылар тарыган норматив-хокукый чикләүләр һәм аларның контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышуның тагын бер темасы булачак.
Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге, «Эшкуарлык фабрикасы» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештыра. Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында узачак.
Санитар-эпидемиологик саклык чараларын үтәү максатында, эш программасында 40тан артмаган кеше катнашачак, шул ук вакытта теләге булган һәркем өчен YouTube платформасында чараның трансляциясе оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел беренче Үзмәшгульләр фестивале узды, анда 200 артык микропредприятие катнашты.
Барлык сораулар буенча: 8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.