Икътисад министры Зеленодольск районы бизнес вәкилләре белән очрашты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш сәфәре белән Зеленодольск районында булды. Ул «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖдә булды, предприятиенең хезмәт коллективы белән очрашты, «М7» индустриаль паркында булды, резидентлар белән кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Җитештерү объектларын карар алдыннан икътисад министры 5нче гимназиягә юнәлде, анда бүген «Белем көне» мәктәп бәйрәме узды. Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.

Бәйрәм линейкасы тәмамланганнан соң министр «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖдә булды һәм хезмәт коллективы белән очрашты. Предприятие 70 елдан артык уңышлы эшли. Бу чорда бюрода 70 тән артык төрле конструктив схемалар буенча кораблар проекты эшләнгән. Предприятиедәге уйлап табучылар 300 артык автор таныклыгы һәм патент алган, проектлау буенча яңа компьютер технологияләре үзләштерелгән. Мидхәт Шаһиәхмәтов хезмәт коллективы белән очрашуда «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ хезмәткәрләре эшен югары бәяләде, аларның һөнәри осталыгын һәм үсешкә омтылышын билгеләп үтте. Коллективның көйле эше нәтиҗәсендә, 2020 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча предприятие 159,2 млн.сумлык үзебездә җитештерелгән товар төяп җибәргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк.

Алга таба министр Васильево пыяла заводында булды. Предприятие җитәкчелеге һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашуда әлеге территорияне һәм предприятиене алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Сәфәр кысаларында министр «М7» индустриаль паркын карады. Биредә Мидхәт Шаһиәхмәтов терраса тактасы, декинг, агач-полимер композитыннан фасад панельләре җитештерү һәм сату буенча махсуслашкан «Мультипласт» предприятиесендә булды. Очрашу кысаларында бизнеска дәүләт ярдәме мәсьәләләре каралды.

Шуннан соң министр «Волжанин» заводында булды, ул полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру өчен Россиянең алдынгы җитештерүчеләренең берсе булып тора. Очрашу кысаларында яңа инвестиция проекты тәкъдир ителде. Резидент авыл хуҗалыгында куллану өчен үзйөрешле сиптергечне серияле җитештерә башларга планлаштыра.

 

Соңыннан Мидхәт Шаһиәхмәтов югары сыйфатлы оекбаш-оек әйберләре җитештерүче «Авалон Продакш» компаниясе белән танышты. Очрашуда предприятиегә алга таба экспорт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International