Икътисад министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау эше дәвам итә

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» атналык киңәшмә узды. Анда республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Икътисад министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләү эше дәвам итә, моның өчен республика муниципалитетлары белән актив эш алып барыла. Шулай итеп, агымдагы елда Питрәч районында үз бизнесларын оештыру өчен КУЭ субъектларына арендага бирү планлаштырыла торган җир участоклары ачыкланган, аерым алганда, мөгезле эре терлек үрчетү өчен ферма урнаштыру өчен – 0,6 га мәйданлы участок һәм җиләк-җимеш питомнигы өчен – 107 га . Район җир кишәрлекләрен ташламалы ставка буенча арендага бирергә планлаштыра. Беренче 2 елда 0% белән, алга таба 4 ел дәвамында бәя аренда түләвенең 100%ына кадәр артачак. Шулай итеп, район КУЭ субъектларына өстәмә кертемнәрсез, үз эшен башларга мөмкинлек бирәчәк.

Икенче үрнәк Әлки муниципаль районында. Хәзерге вакытта муниципалитет тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары төзү өчен ташламалы нигездә җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге карала.

Моннан тыш, республика муниципалитетларыннан ликвидацияләнгән милек белән тулыландыру һәм киләчәктә арендалана торган мөлкәтне сатып алып, КУЭ субъектларына мөлкәтне арендага бирү буенча бердәм юл картасын формалаштыру буенча мөрәҗәгатьләр алына. Мәсьәлә контрольгә алынган һәм якын арада гамәлгә ашырылачак.

Шулай ук киңәшмәнең көн тәртибендә эчке туризмны үстерү буенча махсус программа да башланган. Программа нигезендә, турист юллама бәясенә карап, 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарырга мөмкин. Туристка уңайлы булсын өчен, программага пакетлы турлар (очу һәм яшәү), шулай ук мөстәкыйль рәвештә җыелучылар өчен кунакханәдә аерым яшәү кертелгән. Россия буенча турлар һәм кунакханә хезмәтләре сатып алуга дәүләт субсидиясе түләү вакытында «МИР» түләү системасы карталарыннан файдаланганда гына бирелә. Татарстан Республикасыннан программада катнашу өчен 170 турлы 26 туроператор һәм 29 отель заявка биргән.

Шулай ук киңәшмә кысаларында Аксубай, Тукай һәм Арча районнарының халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне торгызу буенча чараларны гамәлгә ашыру, икътисадны үстерү һәм озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләр турындагы докладлары да тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International