Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы республика эшкуарлары өчен 1,2 млн сумлык приз фонды белән конкурс башлап җибәргән

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы «Сезнең бизнеска канатлар»  конкурсын башлап җибәргән. Конкурс икътисадның зыян күргән тармакларыннан эшкуарларны җәлеп итүгә һәм аларны мотивацияләүгә һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә яңа импульс бирүгә юнәлдерелгән. Конкурсның приз фонды 1,2 млн. сум тәшкил итә.

Конкурста икътисадның зыян күргән, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары белән расланган исемлектә беркетелгән тармакларыннан эшкуарлар катнаша ала. Шул ук вакытта эшкуарлар ТР территориясендә теркәлергә һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булырга тиеш.

Конкурс социаль юнәлешле һәм республика бизнес-җәмәгатьчелегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул берничә этаптан торачак. Мәсәлән, 15 августка кадәр катнашучы проектларны теркәү этабы бара. Катнашу өчен гамәлдәге бизнесның эш механизмнарын яхшырту буенча проектлар, шулай ук зыян күргән тармаклардан бизнесны үстерүгә ярдәм итүче тәкъдимнәр карала.

«Сезнең бизнеска канатлар» конкурсында катнашу өчен Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы сайтында теркәлергә мөмкин tpprt.ru. Шунда ук онлайн-тавыш бирү дә узачак, ул 12 җиңүчене билгеләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International