Йогышсызландыру чаралары сатып алу өчен субсидиягә дәгъва белдергән оешмаларның һәм шәхси эшкуарларның яртысыннан артыгы гариза тапшырган

2020 елның 4 августы, сишәмбе

15 июльдән башлап республикада эшчәнлеге персонал һәм кунаклар (клиентлар) белән озак вакытлы бәйләнештә булуны күздә тоткан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ярдәм итүнең профилактика һәм йогышсызландыру чаралары үткәрүгә киткән чыгымнарны субсидияләү буенча яңа чарасы гамәлгә ашырыла башлады. Татарстан муниципаль берәмлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна ахырына субсидия алу өчен эшкуарлардан 6 852 гариза килгән.

Исегезгә төшерик, субсидияләр эшчәнлеге персонал белән оешмага килүчеләр (клиентлар) арасында тыгыз һәм озак бәйләнешләрне күздә тоткан оешмаларга һәм, димәк, профилактика чараларын тәэмин итүгә зур чыгымнар тотыла торган оешмаларга биреләчәк. Татарстанда хезмәткәрләренең гомуми саны 33 мең кеше булган якынча 11,5 мең оешма һәм шәхси эшкуар әлеге программа кысаларында турыдан-туры ярдәмгә дәгъва белдерә ала.

Чарадан өстәмә белем бирү өлкәсендә, физкультура-савыктыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерциясез оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары), санатор-курорт оешмалары файдалана ала. Субсидия 2020 елда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен санитария-эпидемиология таләпләрен тәэмин итүгә бәйле профилактика һәм йогышсызландыру эшләренә киткән чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер тапкыр бушлай нигездә бирелә.

Субсидия күләме профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрү максатларында чыгымнар өчен акча суммасы буларак билгеләнгән:

- башта 15 мең сум күләмендә;

- һәм агымдагы, 2020 елның маенда хезмәткәрләрнең санына тапкырланган 6,5 мең сум күләмендә тәшкил итәчәк.

Ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлар, үз чиратында, 15 мең сум күләмендә субсидия алачак.

Субсидия алу өчен гаризаны электрон формада салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк, субсидиягә гаризаны 2020 елның 15 августына кадәр җибәрү шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International