Татарстан эшкуарлары 26 млн сумнан артык субсидия алган. Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программа кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерелгән, аларның гомуми суммасы 6,17 млрд.сум тәшкил иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акчалар агымдагы елның 2 кварталы өчен кредит буенча процентларны компенсацияләү булып тора, эшкуарлар субсидияләү программасыннан 3 кварталда да файдалана ала, бу кредит йөкләнешен сизелерлек дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирәчәк.
«Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы учреждение – «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе финанс ярдәме күрсәткән.
Бүгенге көндә әлеге программа буенча 131 гариза кабул ителгән. Субсидиягә Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Зеленодольск һәм республиканың тагын 19 районыннан эшкуарлар дәгъва белдерә.
Субсидия алуның төп шартлары:
- кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлегенең төп төре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә начарланган вәзгыять шартларында аеруча зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарында күрсәтелгән эшчәнлек төрләре исемлегенә керми;
- КУЭ субъектының исәп-хисап счетлары буенча әйләнешләр, 2019 ел өчен исәп-хисап счетлары буенча уртача айлык әйләнешләр белән чагыштырганда, 30% кимегән;
- кече һәм урта эшкуарлык субъекты гариза тапшыру вакытына эш урыннары санын, 2020 елның март ае белән чагыштырганда, кимендә 90 процентка саклап кала алган;
- КУЭ субъекты Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсендә 2019 елның 1 декабреннән соңга калмыйча теркәлгән.
Бер кешегә субсидиянең иң чик күләме елына 1,5 млн. сум тәшкил итә.
Программа буенча консультацияне 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча алырга мөмкин.