Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә финанс ярдәме чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» атналык киңәшмә узды. Анда республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар эшкуарлар өчен финанс ярдәме программаларын гамәлгә ашыруны карады. Билгеләп үтелгәнчә, республикада 1 115 предприятие хезмәт хакы түләү өчен 3 млрд. сумлык процентсыз кредит алган. Шулай ук эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2%лы кредит та югары ихтыяҗ булуын күрсәтә.

Киңәшмәдә профилактикалау һәм йогышсызландыру чаралары үткәрүгә субсидияләр бирү программасына аерым игътибар бирелде. Муниципалитетлардан алынган мәгълүматларга караганда, программа буенча барлыгы 3 994 гариза бирелгән. Программа 15 августка кадәр гамәлдә, әлеге субсидиядән республиканың 236 социаль юнәлешле коммерциясез оешмасы да файдалана ала.

Эш төркеме әгъзаларына җиткерелгән мәгълүмат нигезендә, Дәүләт Думасы гадиләштерелгән салым салыну системасын кулланганда табыш (елына иң күбе 150 млн. сум) һәм хезмәткәрләр саны буенча (100 кешедән ким) лимитны азрак арттырган бизнес өчен гомуми режимга түгел, ә вакытлыча салым түләүнең махсус режимына күчү мөмкинлеген бирә торган закон кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан хупланган. Табыш күләме 150 миллион сумнан 200 миллион сумга кадәр, хезмәткәрләр саны 100 дән 130 кешегә кадәр булса, әлеге режимнан файдаланырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, артыклык булган мондый чорда салым ставкаларының арттырылган күләме күздә тотыла – «керемнәр» дигән салым салу объектында – 6% урынына 8%, «керемнәр минус чыгымнар» салымы салынганда – 15% урынына 20%.

Шулай ук киңәшмә кысаларында Актаныш, Биектау һәм Кама Тамагы районнарының халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызуны тәэмин итү, икътисадны үстерү һәм озак сроклы структур үзгәрешләр буенча чараларны гамәлгә ашыру турындагы докладлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International