Чарада 40 артык социаль эшкуар катнашты.
9 нчы июльдә Татарстанда беренче тапкыр социаль эшкуарлар онлайн-слеты узды. Чара «Микрофабрикалар. Казан. Онлайн» виртуаль күргәзмә кысаларында узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Социаль өлкә инновацияләре үзәге (ЦИССС) һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге оештырды.
Слет кысаларында 3 секция эшләде, аларда катнашучылар социаль проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, Россиядә һәм Татарстанда Социаль эшкуарлыкка ярдәм итү программалары, социаль предприятиеләр исемлегенә керү, коммерция секторын социаль мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү механизмнары, белем бирү һәм акселерация программаларына кертү турында фикер алыштылар. Спикерларның берсе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, РФ Дәүләт Думасының профильле комитеты каршындагы Социаль эшкуарлыкны үстерү буенча эксперт советы әгъзасы, «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
«Социаль эшкуарлык: тормышка ашырылган идеяләр» секциясе кысаларында катнашучылар аларга нинди ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. «Социаль бизнес җәмгыятькә, районга, шәһәргә файда китерә, – дип билгеләп үттеләр катнашучылар. – Шулай да ул – бизнес һәм акча эшли белергә, бизнес-модельләр һәм операция процессларын корырга кирәк».
«Коммерциясез оешмаларның эшлекле активлыгын арттыру механизмнары» программасы буенча Казан федераль университеты спикеры Салават Галиев социаль бизнесның, максатчан аудитория һәм конкурентлар анализыннан башлап, digital-маркетинг инструментлары ярдәмендә «тәмле» төргәк һәм алга этәрү белән бәйле гади бизнес кебек инструментларны һәм механизмнарны куллануын ассызыклады.
Эшкуарлар һәм мәнфәгатьле яклар социаль эшкуарлар һәм коммерциясез оешмалар, фондларның үзара хезмәттәшлеге, шулай ук эре бизнес һәм хакимият органнары белән партнерлык турында фикер алышты.
Әйтик, «Технокласс» робот техникасы һәм уйлап табу клублары челтәренә нигез салучы Виктория Рәхимова «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фондыннан процентсыз заем һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ташламалы микрозайм ала алган.
Слетта катнашучылар шулай ук профильле белем бирү һәм акселерация программалары турында да фикер алышты: Сәләтле кешеләр университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кыска вакытлы укыту программалары, аерым алганда, инвалид кешеләр өчен, социаль өлкәдә остазлар әзерләү программалары, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Социаль өлкә инновацияләре үзәге уздыра торган өстәмә һөнәри белем бирү программалары.
Чара йомгаклары буенча мөмкин булган ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр формалаштыру турында карар кабул ителде, аларны төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә инде гамәлдә булганына өстәп гамәлгә ашырырга, шулай ук слетны турыдан-туры форматта үткәрергә мөмкин булачак.