Татарстандагы кече һәм урта эшкуарлар субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алуга дәгъва белдерә ала

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Тиешле карар республика дәрәҗәсендә 2020 елның 11 июлендә ТР Министрлар Кабинетының 574 нче карары кысаларында кабул ителгән. Карар нигезендә, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы, яңа коронавирус йогышы таралудан зыян күргән, шул ук вакытта акциз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар дәгъва белдерә ала.

Карар төп эшчәнлекләреннән тыш, акциз товарларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына әзер азык-төлек һәм азык-төлек китерү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирүгә чикләүләрне бетерүне күздә тота. Шулай ук документ нигезендә субсидияләр бирү срогы 2020 елның 31 нче июленә кадәр озайтылган.

Азык-төлек һәм азык-төлек продуктларын китерү буенча агрегатларга түләү чыгымнарын 100% дәрәҗәсендә субсидияләү чарасы ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 27 нче апрельдә, COVID-19 пандемиясе вакытында эшләтеп җибәрелгән иде һәм ул җәмәгать туклануы сегментында коронавирус аркасында эшкә сәләтлелекне һәм мәшгульлекне саклауга, әзер ризыкларны, ярымфабрикатларны һәм азык-төлек продуктларын бизнес өчен минималь чыгымнар белән китерүне оештыруга юнәлдерелгән иде.

Башта апрель һәм май өчен чыгымнар субсидияләнде, әмма ТР Икътисад министрлыгы, җәмәгать туклануы өлкәсендәге эшкуарлар арасында ихтыяҗ булудан туктаганчыга кадәр, программаны тормышка ашыруны дәвам итәргә дигән карар кабул итте. Бүгенге көндә бизнестан программада катнашу өчен 124 гариза килгән, аларның күбесе Казан эшкуарларына туры килә – 94, калган гариза бирүчеләр – Яр Чаллы, Арча, Биектау, Лаеш һәм республиканың башка районнарыннан.

Шулай ук ярдәм механизмы эшчәнлекнең яраклаштырылган төрләрен гамәлгә ашыручы эшкуарларның катнашуын күздә тотмаган, бу кайбер ресторан бизнесы вәкилләре өчен субсидияләр бирүдән баш тартуга сәбәп булган. Субсидия алучылар даирәсен арттыру карары эшкуарлык җәмәгатьчелеге, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе вәкилләреннән кире элемтә нигезендә кабул ителгән.

«Мин программа турында май аенда хезмәттәшләремнән белдем, алар китерү буенча хезмәт күрсәтүләргә киткән чыгымнарын капладылар. Кызганыч, ләкин мин гариза бирә алмадым, чөнки безнең эшчәнлек төрләре арасында акциз бар иде. Программага компенсация алырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кертелер дип көттем. Хәзер бу бик кирәк, чөнки без әле дә әйберне илтеп бирү яки чыгарып сату белән генә шөгыльләнәбез, клиентлар агымы кимеде, ә аренда өчен һәм эш хакын элеккеге кебек түләргә кирәк. Программа үз акчаңны җәлеп итмичә генә китереп бирү хезмәтен җәелдерү мөмкинлеген бирә, ә моңа тотыласы чыгымнарны мин бизнес алып баруга юнәлдерә алам, – дип билгеләп үтте «Мясо в лаваше» тиз туклану рестораннары челтәре хуҗасы Старшая Евгения.

Исегезгә төшерәбез, программаны гамәлгә ашыру өчен ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җавап бирә. Үзәктә гаризалар кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләре аша да кабул ителергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International