Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан бирелгән микрозаймнар күләме ике тапкырга арткан

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды 494 млн. сумнан артык суммага 297 микрозайм биргән. Бирелгән кредитларның яртысы «Бер процентлы» микрозаймга – эшчәнлек икътисад тармакларына пандемиядән зыян күрүчеләргә кертелмәгән эшкуарлар өчен кулай булган ярдәм программасына туры килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бирелгән заемнар күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан. 2019 елның беренче яртысында Фонд тарафыннан 156 микрозайм бирелгән.

Әйтик, «Бер процентлы» программасы буенча республика эшкуарлары 166 млн сумнан артык суммага 151 микрозайм алган. Исегезгә төшерәбез, 1% микрозаймнан федераль һәм республика чаралары белән колачланмаган һәм аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән тармаклардан КУЭ субъектлары файдалана ала.

Калган микрозаймнар «Моношәһәрләр», «7,5%» программасы буенча алынган, шулай ук, парк резидентларына аренда түләүләре буенча кичектереп түләү мөмкинлеген бирү өчен, «Мастер» КИП индустриаль паркы идарәче компаниясе займ сорап мөрәҗәгать иткән. Барыннан да ешрак Казан һәм Яр Чаллы, Зеленодольск, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Татарстанның башка муниципаль районнарыннан эшкуарлар мөрәҗәгать иткән.  

Алынган кредит акчалары товар-матди кыйммәтләр һәм җиһазлар сатып алуга, объектлар төзүгә, ремонтлауга, әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, хезмәт күрсәтүчеләр белән исәп-хисап ясауга, гамәлдәге кредитларны рефинанслауга, конкурста (аукционда) заявка тәэмин итүгә, хезмәт хакы бирүгә касса аермасын каплауга һәм фондларга акча күчерүгә тотылачак.

Кредитлар «Татарстан Республикасы КУЭ субъектларының финанс ресурсларына, шул исәптән ташламалы финанслауга, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

Эшкуарларга уңайлы булсын өчен, микрозайм алуга гаризаны ФАСТТРЕК.РФ. порталы аша бирергә мөмкин.  Портал республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына, шулай ук онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.

Барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен эшкуарлар 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International